Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:41

Сембер-Ульян каласына 360 ел тулуга әзерлек


Бу җәһәттән оештырылган бер чарада шәһәр мэры Сергей Ермаков һәм Шәһәр Думасы рәисе Василий Гвоздев бәйрәмгә ничек әзерләнүләре турында тәфсилләп сөйләделәр.
Әлбәттә, шәһәрне кыш буе җыелган чүп-чардан арындыру – иң беренче бурыч. Шунлыктан апрель аен бөтен халык өчен үзе яшәгән шәһәрне тәртипкә китерү ае, дип игълан итәргә кирәк. Хәер, монысы гадәти хәл инде. Кыш буе шәһәрне чүплеккә әйләндерү дә каннарга иңгән ич.
Ә менә яңа фикер. Дума рәисе Василий Гвоздев әйтүенчә, Казанның 1000 еллыгы булганда, нигә Сембер каласы да шундый ук өлкән яшьтә була алмый? Әнә, диде ул, Казанда бер тәңкә таптылар да, аның 1000 еллыгын исбат иттеләр дә куйдылар. Димәк, бездә дә шундыйрак берәр акча эзләргә кирәк.
Яшь шул әле бу егет, белеме һәм сәләте дә, мин сиңайтим, чуалышлы җепшеклек елларында байлык тупларга җитсә дә, тарих ягыннан бик сай икән. Һәм шәһәрнең иң абруйлы гәзите “Симбирский курьер”ны да укымаган, күрәсең. Югыйсә, бу гәзиттә 2002 ел ахырында Сембер каласының, аңа воевода Богдан Хитрово “нигез салганчы ук“, гөрләп яшәгәнен күрсәткән бер язма тарихчылар арасында ярыйсы гына резонанс тудырган иде. Аның басылу сәбәбе дә гыйбрәтле.
Җирле археолог Александр Вискалин шәһәрнең кирмәне эчендә “изразцевый”, ягъни чынаяк кирпеч белән тышланган мичләр калдыклары белән танышкач, монда яшәгән урысларның шундый камил “изразцевый мичләр ясый белгәннәре” турында биниһая зур горурлык белән язып чыккан иде. Ә инде соңрак шундый ук мичләрнең кирмәннән көньяккарак урыннарда да табылуы аптыраткан иде аны. Иң кыены ул түгел әле: археологны иң гаҗәпләндергәне – монда килеп утырган урысларның патша Алексей Михайлович заманында гына шундый һөнәргә өйрәнүләре һәм артабан мондый мичләр ясаудан баш тартулары. Шуңа җавап сыйфатында чыккан язмада өлешчә менә ни диелә:
“Вискалин туган, башыңны катырма: чынаяк кирпеч мичләрне урыслар түгел, монда борын-борыннан яшәгән болгарлар ясаган. Бу җирләр урыс кулына күчкәч инде, андый осталыкка ия булган җирле халык я качып киткән, я кырылган. Ә воевода белән бергә килгән урысларга качып китү дә кирәкмәгән, аларны үтермәгәннәр дә: килгәннәр дә яши биргәннәр. Димәк, алар мондый чынаяк мичләрне Алексей Михайлович вакытында да, аннан соң да ясамаганнар.
Ә күп урыс калалары калдыклары урыннарында да шундый табышлар булганын раслауны “Кайда, кайчан, нәрсә?” дигән сорауларга анык җаваплар дәлилли алыр иде. Археологларыбызга бер теләк тә бар: башка халыкларның тарихына һәм мәдәниятына игътибарлырак булырга кирәк иде.
Бүгенге Ульян өлкәсенең тулаем Идел Болгарстаны җирләренә кергәнлегенә беркем дә каршы сүз әйтә алмас. Русиядә караклыкның киң таралышына кайгырабыз, ачуланабыз. Мәгълүм персонаж Козьма Прутков “Тамырына кара!” дип киңәш биргән. Бәлки, бүгенге караклыкның тамырлары үзебезнең бабаларыбыз өчен урлашудандыр? Бу бит шул ук караклык психологиясен ныгыта гына. Ярамый бит алай!”...
Менә шундый язма “Сембер каласына 1648-елда нигез салу” дигән гыйбарәнең шәп-шәрә ялган икәнен ачып салса да, бәйрәмгә әзерләнү шау-шулары кыза бара. Дума рәисе хаклы: Сембер каласы да яшь түгел. Һәм моны исбат итәрлек дәлилләр дә җитәрлек. Әнә шәһәрнең иң гүзәл ял паркы янында ярым яһүд-ярым алман Карл Маркс һәйкәле 14-гасыр мөселман зираты өстендә тора ич.
Ә тәңкәләргә килсәк - нигә аларны эзләп маташырга? Үзешчән археолог мәрхүм Иршат ага Җамалетдиновның җирле музейга 100дән артык борынгы акчалар тупланмасы тапшырган иде бит. Мәгез, иптәш Дума рәисе, мактаныгыз шәһәребезнең борынгылыгы белән. Тик менә причем тут урыс халкы һәм причем тут Богдан Хитрово?
Ярый инде, дияргә туры килә. Урыслар “нигез салган” булса да, бу шәһәрдә байтак татар да яши. Һәм мөмкин кадәр үзләренчә яшәргә тырышкандай. Узган атнада күренекле язучыбыз Фатих Хөснинең тууына 100 ел тулуга багышланган чара узды. Чараның мөһимлеге мәктәп системасында татар әдәбиятына бөтенләй урын булмаудан тагын да арта төшә. Кызганыч ки, бары тик өлкән яшьтәгеләр генә белә икән андый язучының да булганлыгын. Хәтта татар әдәбияты укытылган мәктәпләрдә дә андый “борынгы” язучылар турында мәгълүмәт бирелми. Тукай, Җәлилләр генә игътибарга алына… Фатих Хөснинең әсәрләреннән өзекләр бу язучы иҗатының нинди тирән мәгънәле метафораларга, көтелмәгән чагыштыруларга бай икәнен күрсәттеләр.
Татар әдәбияты ятим хәлдә булуга карамастан, татарча китаплар чыга тора. Күптән түгел Сембер каләм тибрәтүчеләре җитәкчесе Иделбикәнең “Күңел күккә омтыла” дигән шигъри җыентыгы буенча фикер алышу булган иде. Ул Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән. Ә Ульян типографиясе Мәләкәстә яшәүче танылган шагыйребез Равил Шафигуллинның беренче китабын чыгарды. “Күңелем дәръялары” дип аталган бу җыентык Равилнең чын шагыйрь булып җитлеккәнен күрсәтә. Ә аерым китапларын чыгаруга өлгәшә алмаган каләм тибрәтүчеләребезнең куанычы – “Сембер язлары” дигән альманахның 4-нче саны чыгачак быел.
Шөкер, дияргә була. Китаплар күп басыла. Тик менә татар телендә китап укучылар санын ишәйтү алдында гына кыенлыклар да үрчи бара.
Татарлыгыбыз әлегә концерт-тамашаларда сакланып килә, югыйсә. Менә Илсаф концертында энә тыгар урында юк иде, дияргә була. Хәер, монысы гаҗәп тә түгел: Чүпрәле егете бит ул. Ә Сембер татарларының күпчелеге шул ук чүпрәлеләр. Яраталар алар үз якташларын.
Буалылар да аз түгел Сембер җирендә. Аларны да Буа сәнгатькәрләре дәртләндереп торалар. Күптән түгел Раил Садриев җитәкчелегендәге Дәүләт сатира театры халыкның күңелен күреп киткән иде. Тагын килә икән. Бу юлы өлкә үзәгендә генә түгел, Мәләкәстә һәм Ульянов районы үзәге Ишеевкада да тамаша кылачак.

XS
SM
MD
LG