Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантлар Нәүрүз бәйрәменә өйләренә күбрәк акча җибәрә


Tатарстан халыклары мәҗлесе Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров
Tатарстан халыклары мәҗлесе Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров

Соңгы елларда Татарстанга килгән 100 мең тирәсе мигрантның 30 меңе –Үзбәкстаннан, 12 меңе - Әзербәйҗан һәм шул ук хәтле Таҗикстаннан икән.

Калганнары башка халыклар. Татарстан халыклары мәҗлесе Башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров әйтүенчә, мигрантларның күбесе Русиягә килгәч 3 көн өчендә теркәлергә тиеш икәнне белеп бетермиләр.

“Шулай ук алар миграция картасына Русиягә нәрсәгә килгәнен язарга тиешләр, күбесе шуны дөрес тутырмый. Аннан соң 90 көн дигәндә алар я кире кайтып китәргә, я инде эш кәгазе һәм вакытлыча яшәү статусы алырга тиеш. Шуңа милли оешма җитәкчеләренә бер аңлату эшләре алып аруга күрсәтмә бирәбез”, ди Владимиров.

Аның әйтүенчә, әгәр 5 ел элек Татарстанга 45 мең кеше килгән булса, хәзер бермә-бер арткан һәм элекке еллардан аермалы буларак алар арасында җиңел генә акча эшләргә теләүчеләр дә бар икән.

“Мигрантларның канун бозуларын Татарстанда яшәүче халык күрә дә, аларга карата тискәре мөнәсәбәт уяна. Ә гомумән алганда республикада чит илләрдән килгәннәргә караш яхшы”, ди Владимиров.

Аларның күбесе Татарстанда акча эшләп аны туган якларына җибәреп тора. Нәүрүз бәйрәме алдыннан алар аеруча күбрәк акча җибәрә икән. Гаиләләре дә бу бәйрәмне матур итеп уздыру максатыннан күрәсең.

Бу көннәрдә Казанда үзбәк, азәрбәйҗан һәм таҗиклар Нәүрүз бәйрәмен уздырды.
XS
SM
MD
LG