Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанның көньягында берничә сугышчы үтерелде


АКШ хәрбиләре Әфганстанның көньягында коалиция көчләре һөҗүмгә дучар булганнан соң берничә Талибан сугышчысын үтерде дип хәбәр итә.
Белдерүдә коалиция хәрбиләре Һелманд виләятенең Каҗаки районында рөхсәтсез корал сәүдәсенә бәйле бер талибан әгъзасын эзләгәндә аларга сугышчылар ут ачты диелә.
Хәрбиләр җавап уты ачып берничә сугышчыны үтергән. Атышларда тыныч халыктан да берәү яраланган.
XS
SM
MD
LG