Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Политковскаяны үтерүчене ачыклавын белдерә


Русия прокуратурасы тикшерүче журналист Анна Политковскаяны үтергән кешенең кем булуы ачыкланды, әмма ул әлегә тотылмады дип белдерә.
Прокурор Вячеслав Смирнов үтерүченең исемен атамый гына аны хәзер милиция эзли диде.
Чечнядә кеше хокукларын бозулар турында язган, Русия җитәкчелеген тәнкыйтләгән Политковская 2006 елның октябрендә үз йорты керешендә атып үтерелде. Аны үтерүгә бәйле булуда инде 9 кеше, шул исәптән Федераль иминлек хезмәтенең бер офицеры гаепләнде. Русия прокуратурасы үтерүчене ачыклавы турында беренче мәртәбә узган октябрь аенда белдергән иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG