Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә – Башкортстанның яңа вәкиле


Башкортстандагы сәяси тормышта тагын бер яңалык булды.

Башкортстан Республикасының Русия президенты каршындагы тулы хокуклы яңа вәкиле тәгаенләнде. Салават Гомәров атлы кеше булды ул. Салават Гомәров Уфада туып үскән. Моңа кадәр төрле урыннарда эшләгән. Дзержинский исемендәге Югары хәрби-диңгез училищесын һәм Питербур дәүләт университетын тәмамлаган. Хезмәт юлын да Питербурда башлый ул. 2005 елдан хәзерге вакытка кадәр Башкортстанның шул шәһәрдәге вәкиле вазыйфаларын үти.

Шунысын да искәртик, әлегә кадәр Салават Гомәров килгән кәнәфидә Альберт Харисов утырган иде. Аның Мәскәүдә һәм Башкортстанда үз бизнесы булуы турында да мәгълүматлар булды. Хәтта аның исемен Уфадагы эре панельле йортлар төзелеше ширкәтенә кагылышлы җәнҗал белән дә бәйләгәннәр иде. Нәкъ менә ул шушы ширкәткә рейдерлык һөҗүме ясап, генераль директор урынына Рөстәм Сәйдәшев атлы кешене китереп утыртканнар иде мәскәүләр.

Күп тә үтмәде, Башкортстан җитәкчелеге Сәйдәшев әфәндене, хилаф эшләрдә гаепләп, вазыйфасыннан азат итте. Шулай итеп аны этәргән Альберт Харисовка да күләгә төште дип уйларга кирәк. Альберт Харисовның әтисе Марат Харисов та Башкортстанда йогынтылы гына кеше иде. Моңа кадәр Башкортстанның элекке Дәүләт җыелышында комитет рәисе вазыйфаларын да башкарды ул. Ә соңгы чакырылышта депутат булып сайланмады Марат әфәнде. Шулай итеп Башкортстанның югары сәясәт арбасыннан әтиле-уллы Харисовлар берьюлы төшеп калды.
XS
SM
MD
LG