Accessibility links

Путин белән Рәхимов нәрсә хакында сөйләшкән?


Башкортстанның “Башинформ” рәсми мәгълүмат агентлыгы үз сәхифәсендә Русия президенты Владимир Путинның Башкортстан җитәкчесе Мортаза Рәхимов белән телефон аша сөйләшүе хакында зур гына мәкалә урнаштырды.

Шунысы кызык – бу сөйләшү 26 мартта ук булса да, аны ике көн үткәч, 28 мартта гына җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим итүне кирәк тапканнар. Бу аңлашыла да, ике президент – Путин белән Рәхимовның телефон аша сөйләшүе турындагы мәгълүматны “Башинформ” агентлыгына Башкортстан президентының матбугат хезмәте тапшырган. Шулай бик оператив эшли инде алар, ике көн дә үтми, хәбәрне әзерләп тә бирәләр.

Сөйләшүнең эчтәлегенә килгәндә, президент матбугат хезмәте мәгълүматларына ышансаң, анда сүз Башкортстанның бүгенге социаль-икътисадый хәленә багышланган икән. Мортаза Рәхимов Владимир Путинга республикада икътисадның бик җитез үсеше, инновация алымнарының бик елгыр кертелүе турында сөйләгән. Шулай ук Башкортстанда милли проектларны тормышка ашыруның да бик уңышлы баруы турында сөйләгән икән Рәхимов әфәнде Русия президентына.

Владимир Путин да Башкортстанның төрле юнәлешләрдә яхшы үсеше турында әйтеп, аның Русиянең башка төбәкләренә үрнәк булуын әйткән, имеш. Әлбәттә, ике арада сөйләшүнең чынында ни хакында баруын төгәл генә белү мөмкин түгел.

Бер нәрсә игътибарны җәлеп итә. Нәкъ менә Путин белән Рәхимов әфәнделәр телефоннан сөйләшкән көн алдыннан гына, Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимов та мәскәүләр белән сөйләшергә мәҗбүр булды. Урал Рәхимовтан Мәскәүдән, Русия Баш прокуратурасыннан Уфага килгән тикшерүче дүрт сәгать буе сорау алды. Әлеге сорау алу Башкортстанның элекке сенаторы Игорь Изместьевның мәхкәмә эшләре белән бәйле булды. Мәгълүм ки, Изместьев, бер елдан артык инде Мәскәүдә тикшерү бүлегендә утыра. Аны әллә күпме җинаятьләрдә, шул исәптән террорчылык гамәлләрендә гаеплиләр. Игорь Изместьевның Урал Рәхимов белән электән дуслар булуы мәгълүм.
XS
SM
MD
LG