Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:43

Уфадагы “Амстар” сыра ширкәте гаепләнә


Төркиянең “Эфес” ширкәте канаты астында Уфада эшләүче “Амстар” сыра җитештерү ширкәтендә канун бозулар ачыкланды.

Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, “Амстар” ширкәтенең зур гына төркем эшчеләре февраль аенда баш күтәргән иде. Алар хезмәт хакларының аз булуына һәм үзләрен хезмәт килешүендә каралганнан күбрәк вакыт эшләтүләренә ризасызлык белдергән иде.

“Амстар” эшчеләре үзләренең таләпләре үтәлмәгән очракта, эш ташлаулар белән дә кисәтеп куйды. Ширкәт җитәкчеләренең үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртуын, чиксез баюларын, ә эшчеләрне санламавын республика җәмәгатьчелегенә үк җиткергән бу ширкәттә тикшерү булып үтте. Аны Русиянең Башкортстан буенча хезмәт инспекциясе вәкилләре оештырды.

Атнакич көнне тикшерүчеләр үзләренең эш нәтиҗәләрен игълан итте. Баксаң, “Амстар” сыра җитештерү ширкәтендә чынлап та күп канун бозулар булган. Хезмәт килешүенә бармак аша гына караучы җитәкчеләр, биредә эшләүчеләргә хезмәт хакларын да түбән куйган, гади эшчеләрне икешәр ел җәйге ялларга да җибәрми эшләткән. Кыскасы, адым саен канун бозулар теркәлгән биредә.

Иң мәзәге шунда – “Амстар” ширкәте эшчеләре ризасызлык белдергән бер вакытта, аның директоры Эдуард Гыйниятуллин, бернинди кыенлыксыз гына, Уфа шәһәре советына депутат булып сайланды. Әлеге тикшерү вакытында җитешсезлекләре ачыкланган ширкәт җитәкчелеге үз хаталарын танырмы-юкмы, анысын киләчәк күрсәтер.

XS
SM
MD
LG