Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар оешмалары көрәшне дәвам итә


Уфа татар милли-мәдәни мохтарияте яңадан рәсми теркәлү рөхсәтен алды.

Бер ай ярым элек Уфа татар милли-мәдәни мохтарияте эшчәнлеген, анда тикшерү эшләре үткәрү өчен, дип Теркәү палатасы май аена кадәр ябып тору хакында белдергән иде. Ләкин, татар милли хәрәкәте вәкилләре куанычына, бу чикләү туктатылган һәм Уфа татар милли-мәдәни мохтариятенә документларын яңадан туплап, рәсми теркәлү үтү рөхсәте бирелгән. Бу хакта Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин белдерде.

Башкортстан татар милли хәрәкәтенә кагылышлы икенче яңалык турында да ул хәбәр итте:

“Апрель ае азагында Уфада Башкортстан татарлары корылтае үтәчәк, - диде М. Хуҗин. - Бу корылтайны үткәрү - көнүзәк бурычыбыз. Башкортстан татарлары проблемалары хәл ителү урынына, киресенчә, елдан-ел арта гына бара. Бу исә республикада татар белән башкорт милләтләренең мөнәсәбәтенә дә тискәре йогынты ясый. Республика хакимиятләре татар проблемаларына игътибар итми, ә күз йомып килә. Ләкин бу хәл файдага түгел. Чирен яшергән үлгән, дигән бик тапкыр мәкальгә таянсаң, Башкортстанда милләтара каршылыклар алдагы айларда тагын да кискенләшергә мөмкин. Шуңа күрә бу мәсьәләләрне уртак тикшерүгә чыгарырга һәм аларны уңай чишүгә юллар эзләүдән курыкмаска кирәк”.

Мәҗит Хуҗин сүзләренчә, апрель азагында Уфада Башкортстан татарлары корылтаен үткәрү өчен, бер бина сорап республика хакимиятләренә мөрәҗәгать әзерләнгән. “Бу юлы да бина бирмәсәләр, аларның татар проблемаларын чишәргә һаман да теләкләре булмаганын тагын бер кат күрәчәкбез”, - ди М. Хуҗин.

Мәҗит Хуҗин Башкортстан татарлары проблемаларына игътибар юнәлтеп әле Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка һәм Россия президентының Идел бу федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Александр Коноваловка хатлар җибәрелгәнлеген дә әйтте.

Әле Башкортстан татарлары корылтаен әзерләү өчен махсус оештыру комитеты төзелгән. Корылтайның көн тәртибе һәм анда чыгыш ясарга тиешле кешеләр исемлеге әзерләнә.

XS
SM
MD
LG