Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акчам булмаганда “Буш боты” ашыйм..."


Казанның Мәскәү базары
Казанның Мәскәү базары

Юрий Левада тикшеренү үзәге бүгенге көндә русияләрне иң куркыткан әйбер - бәяләрнең алга таба үсүе, халыкның фәкыйрьләнүе икәнне ачыклаган. Тикшерүдә катнашканнарның 51 проценты әнә шундый куркыныч янавын әйткән.

Бу үзәк 12 ел дәвамында даими рәвештә “Русиягә хәзерге вакытта күбрәк нинди куркыныч яный?” дигән сорауга җавап туплый. Күп сөйләнгән “Путин тотрыклыгы” булуга карамастан, тикшеренүләргә күз салсаң, хәлләрнең бермә-бер начарлана баруын күрәсең. Мисал өчен, 1996 елда бәяләр үсү, халыкның ярлылануы сорашуда катнашканнарның бары тик 28 процентын гына хәвефләндергән булган.
Әлфия Зиннатова: Тик машина гына күрше фатирдагыларныкы.
“Өчпочмак сатып кайтып киләм. Бүген унны саттым. Җитә ул миңа, ипигә-сөткә 30 сумы кала. 2075 тәңкә пенсия алам”, - ди Әлфия апа Зиннәтова. Ул Казандагы Мәскәү базары янында яши. Менә 8 ел инде өчпомак сатып янчыгын бөтәйтү өчен атнага 3-4 тапкыр базарга чыга. Дума һәм президент сайлаулары алдыннан пенсиядәгеләрнең акчаларын арттырабыз диюгә Әлфия апа бик сөенгән булган. “100 сумга гына артып килгәч, үкереп еладым”, - ди ул. 70-нең теге ягына чыккан апаның, шулай да, соңгы өметләре сүнмәгән әле. Ни дисәң дә “якты коммунизм төзибез” дип өметләнгән буын вәкиле ул. “Яңа президент бар бит. Ул яшь буын. Бәлки картларны, пенсионерларны рәнҗетмәс. Бәлки, хөкүмәт тә өстәп куяр”, - ди Әлфия Зиннәтова.

Гөлйөзем Шәрипова: Акча минем кулда!

Гөлйөзем апа Шәрипова Әлфия апа Зиннәтованың чордашы. Тик Әлфия апа кебек кесәсен бөтәйтү өчен сумкасына тутырылган өчпочмакларны чатыр астында кием-салым, кытай товары сатучыларга тәкъдим итеп йөрми ул. Аның урыны җылыда. Базар эчендә 7 еллап бал сата. Ә уллары умартачылар икән. Алар гаилә бизнесының иң җаваплы урнына әниләрен куйган. “Безнең чыгымнар бик күп. Ике тапкыр балны тикшеркән өчен атнасына 170 сум түлибез. Көн саен урын өчен 100 сум китә. Атнасына балны сакларга калдырган өчен 80 сум бирәбез. Безнең “налогыбыз”-чыгымыбыз бик күп”, - дип Гөлйөзем апа көнлек чиста керемнең күп булмавына ишарәләде. Күрәсең, икенче дөнья сугышыннан соң тернәкләнгән һәм төрле салымнар белән изаланган буын вәкиле булганга базар чыгымнарын да “налог”, ягъни “салым” дип сөйли. Гөлйөзем апа бер кило балны 130 сумга сата. Узган көз 110 сум булган.

Ит бәяләре 220-гә кадәр

Безнең танышыбыз Әлфия апа Зиннәтова базарга кергәч бал рәтләрен әйләнеп узарга тырыша. Балга караганда, әз булса да керем китерә торган өчпочмак пешерү өчен, ит кирәгерәк аңа. “Без суелган хәйванның бөтен җирен мөгезеннән алып койрыгына кадәр сатабыз”, - дип каршы алды ит рәтләрендә үз якларында суелганны тәкъдим итүче Гөлсинә Камалиева. “Сөяксез әйбәт ит 200-220 сум тора. Ә шулпа пешерә торганы кабыргалар 120-130. Яшь ярымлык ите күбрәк булган таналарның кисәкләре 130 сум”,- ди Гөлсинә Камалиева. Узган ел Казандагы ит бәяләре 90-110 сум булган. Шулай итеп бүгенге көнгә ул якынча 30 процентка арткан булып чыга.
Тавык сатучы Сквоцова.
Әлфия апа Зиннәтова алдан әйтеп әзерләтүчеләр булганда өчпочмакларын тавык итеннән дә пешерә. Аның өчен тавыкның яхшырагын алырга тырыша. Соңгы вакытта азык-төлек бәяләренең кискен күтәрелүе тавык ите сатып алучыларны да киметкән. “Хәзер кеше кими, безнең сату әзәя инде”, - ди Питрәч кошчылык фабрикасыннан китерелгән ит белән сәүдә итүче Скворцова. Уз вакытында Русия халкы егылып ашаган “Буш ботлары”на тагын сорау туа башлаган. “Менә “Бушныкы” килосы 66 сум. Кеше ала, безнекенә караганда арзан бит”, - ди Скворцова.

"Данлыклы" "буш ботлары"
Халыкның акчасы булса, кайчан суелып туңдырылганлыгы һәм суыткычларда күпме ятканлыгы билгеле булмаган, океан аръягыннан китерелгән “буш тәпиләре”нә караганда иртән Питрәчтә суелып суытылган “казан арты” тәпиләрен алыр иде кана. Сатучы үзе дә “юрганына карап аягын суза” икән. “Акчам булмаганда “буш ботын” ашыйм”, - ди Скворцова.
XS
SM
MD
LG