Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиядә оппозиция җитәкчесе 11 ел төрмәгә хөкем ителде


Грузия мәхкамәсе элекке саклану министры һәм оппозицион сәясәтче Ираклий Окруашвилины янап акча таләп итүдә гаепле дп тапты һәм үзе югында аны 11 ел төрмә җәзасына хөкем итте.
Грузия полициясе Окруашвили президент Михаил Саакашвилига гаепләүләр белдергәннән соң берничә көн үтүгә, узган сентябрь аенда аны кулга алган иде.
Иреккә чыгу өчен бурычка акча калдырып ул көнбатыш Европага качты.
Хәзер ул Парижда аны Грузиягә тапшыру йәки тапшырмау турында мәхкамә карарын көтә.
XS
SM
MD
LG