Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:01

Казанда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында "Үзебез" яшьләр хәрәкәте әгъзалары Казанның эре сәүдә үзәкләре вәкилләре белән очрашты.

Казанның зур-зур сәүдә үзәкләренең, аның эчендә урнашкан вагырак кибетләрнең исемнәре дә хәзер тел белән әйтеп чыгарлык, акыл белән аңлап бетерерлек түгел. Ә биредәге сатучыларның сезгә татарча эндәшүләре инде могҗизага тиң нәрсә дисәң дә ялгыш булмас.

“Үзебез” яңа буын хәрәкәте яшьләре бу кимчелекне бетереп булуына ышана һәм әлеге юнәлештә эш тә алып бара. Казанда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында бу яшьләр Казанның эре сәүдә үзәкләре вәкилләре белән очрашты.

Очрашу мулдан узды дип булмый. 24 сәүдә үзәгеннән чакырылганнарның 6сы гына килгән иде. Алар: “Рамстор”, “Мега”, “Болгар синтез”, “Александ ЛТД”, “Күңел ачу йолдызлыгы”, “Кольцо”. Шәт оештыручылар белдерүенчә, кайбер кибетләр, мәсәлән, “Бәхетле”, “ДОМО” үзләрендә бу акцияне уздырырга әзер икән, тик мондый җыелышларга алар вакытлары булмау сәбәпле генә килмәгән. Биредә “Үзебез” яшьләр хәрәкәте юлбашчыларының берсе Резида Сафиуллина кибет вәкилләренә, 26 апрель көнне үзләрендә татар теленә багышланган бәйрәм үткәрергә киңәш итте, хәтта үтенде дисәк тә була. Монда катнашу тәртибен Резида ханым “Азатлык” да аңлатты.
Анда төп кагыйдәләр: сатып алучыларга татар телендә мәгълүмат биреләме, биредә татар телендә аралашалармы, урыс теле белән бер дәрәҗәдә татарча да белдерүләре бармы, татар телен белгән хезмәткәрләргә өстәмә түләү каралганмы, шулай ук безнең акцияләрдә катнашу һәм “Мин татарча сөйләшәм” билгесен куллану.
Казан кибетләрендә татар телендә элмәләр булмау, биредәге сатучыларның татарча сөйләшмәве - җирле матбугатта бу темаларга күп сөләшергә яраталар. Әле берничә ай элек “Яңа гасыр” каналының бер тапшыруында милли сәясәтче Фәндәс Сафиуллин белән бу уңайдан Казан кибетләрендә тикшерү дә үткәргәннәр иде. Биредә яңгыратылган фикерләрне Фәндәс Сафиуллин “Азатлык”ка да ишеттерде.
"Сатучы һәм алучы мөнәсәбәтенә килгәндә, анысы үзебездән тора, татарча сорыйбыз икән, алар да татарча җавап бирергә мәҗбүр булырлар. Кибет исемнәренә килгәндә, монысы хуҗаларыннан тора инде, аларда милли җанлылык тирәнме, саймы - шуңа бәйле. Әгәр кергән саен: “Нигә сез кибет башына татарча язып куярга куркасыз, үзегез татар, кибетчегез дә, җитәкчегез дә, сездә юк мыни ата-бабаларга хөрмәт дигән нәрсә?” дип көнгә бер-ике кеше генә исенә төшереп торса, бәлки алар да уйлар иде. Чит илгә табыну, башка телдә әйткәндә сүзләр матуррак яңгыраган төсле була. Кеше үтерүчене кеше үтерүче димиләр, киллер диләр. Ул герой итеп яңгырый инде, күрәсең."
Әлбәттә, кибетләргә татар телен кертү, аның дәрәҗәсен күтәрү – изге эш. Тик шунсы бар, бу гамәлләрнең нинди дә булса реаль нәтиҗәләр китерүенә бик азлар ышана. Оештыручылар үзләре исә бу уңайдан менә ни уйлый.
"Башкарып чыга алырбызмы дип тотындык без бу эшкә. Ләкин ихлас күңелдән тотынсаң, мөмкин булмаган нәрсә юктыр ул. Без бит табигый нәрсәне булдырырга телибез. Бүгенге көндә татар теленә күпләр битараф, аларның тел язмышы турында уйланганы да юк, ләкин кеше уйлана башлагач, бу инде беренче этәргеч. Без бит хыялыйлар түгел, аңлыйбыз, әгәр сәүдә өлкәсендәге кешеләр белән эш итәбез икән, аларны кызыктыра торган ниндидер әйберләр табырга кирәк."
Мондый чараларның үткәрү–үткәрмәү, һәм аның файдасы турында Фәндәс Сафиуллин болай диде:
"Әлбәттә, бу чараларга мин артык зур өмет багламыйм, әмма нинди генә рәвештә үткәрелмәсен, әгәрдә бу чара татарча сөйләшүгә юнәлтелгән икән, зыяны юк. Зыяны булмауны хәзерге заманда инде файда дип санарга мөмкин. Файдалысын аның һәрвакытта да эшләп булмый, башка сугып торалар."
Сәүдә оешмалары вәкилләре белән очрашу тыныч кына узды. Килгән кунаклар тарафыннан артык күп сораулар да бирелмәде. Әмма бу аларның туган телгә битарафлыгын күрсәтми булса кирәк. Чөнки биредә җыелганнарының күбесе татар теленә карата мондый чаралар кирәк дип саный һәм үз кибетләрендә мондый туган тел бәйрәмен үткәрергә риза. Бу хакта “Болгар синтез” ширкәте җитәкчесе Фәрит Мифтахов болай диде:
"Нинди генә милләттә булмасын, нинди генә эштә эшләмәсен, кеше үз телен белсә, ул аның эшенә һичшиксез ярдәм итәчәк. Үз динен, телен белмәгән кешегә барыбер авырырак ул."
Шулай итеп “Үзебез” яңа буын хәрәкәте яшьләре Казанның зур сәүдә үзәкләрен дә татарча сөйләштерә башламакчы. Әлегә бу кибетләр 26 апрель, Тукай туган көнне генә булса да үз кибетләрендә мөмкин кадәр татар телендә сөйләшергә, көн озын татар көйләрен яңгыратырга, бер почмакта “Мин татарча сөйләшәм” акциясен үткәрергә әзер. Әмма бу көннән соң биредә татар теленә карата нинди мөнәсәбәт булыр, монысын җитәкчелек әлегә әйтә алмый.

XS
SM
MD
LG