Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа һәм АКШ Беларуста матбугатны бастыруны хөкем итә


Европа Берлеге Беларусны бәйсез матбугатны һәм оппозиция демонстрациячеләрен бастыруларны туктатырга чакырды.
Берлектә рәислек итүче Словения демонстрациячеләргә каршы көч куллануны хөкем итте һәм Минскидагы оппозиция демонстрациләрендә кулга алынганнарны иреккә чыгарырга чакырды.
Аңа кадәр Кушма Штатлар да Беларуска шундый ук тәнкыйт белдерде.
Беларуста матбугатны авызлыклауны Европада Иминлек вә Хезмәттәшлек Оешмасының Матбугат иреге вәкиле Миклош Һаразти да хөкем итте.
XS
SM
MD
LG