Accessibility links

Миңнеханов ул Африкада да Миңнеханов


Угандада кунакта
Угандада кунакта

Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Африкада булып кайтты. Төрле презентацияләргә, халыкара спорт оешмалары җыеннарына Татарстан премьеры үзе барырга тырыша.

Татарстан хөкүмәте башлыгының йөремсәклеге бер дә сер түгел - иртән ул Казанда зур киңәшмә уздырып, шул ук көнне кичен инде дөньяның бөтенләй башка бер почмагына китеп бара, икенче көнне исә аны янә Татарстанның бер районында күрергә була.

Мәгълүм ки, Казан хәзер 2013 елда үзендә җәйге Универсиаданы үткәрү хокукы өчен көрәшә. Татарстан премьерының сәфәрләре дә шуңа күрә күбрәк менә шул көрәшкә бәйле.

Март азагында аның шушы юллары Африкага барып чыкты.

Универсиаданы кайда үткәрүне FISU - Халыкара студент спорты федерациясенең идарәсе хәл итә, карар май азагында кабул ителәчәк. Казан вәкилләре хәзер шул идарәнең әгъзалары белән актив сөйләшүләр алып бара.

Казан Универсиаданы үткәрүгә элек тә дәгъва итеп караган иде, әмма ул чакта Татарстан башкаласына ике тавыш җитеп бетмәде, ул Кытайга оттырды.

Бу юлы исә Татарстан җитәкчелеге FISUдагы тавыш бирүгә ныклап әзерләнә. Хәтта Африкага барып.

Һәм беруңайдан икътыйсади мәсьәләләрне дә карый. Уганда башкаласы Кампалада, мисал өчен, Рөстәм Миңнеханов илнең иң эре "олигархларыннан" берсе, MTN ширкәте башлыгы Charles Mbire белән очрашты.

Үз утарына ашка чакырып Mbire Татарстан премьер-министры белән Угандада нефть табу, аны эшкәртү мөмкинлекләре турында сөйләшкән, Татарстан ширкәтләрен Уганданың нефть индустриясенә инвестицияләр кертергә өндәгән.
XS
SM
MD
LG