Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Фетнә" тудырган фильм интернетта


Һолландиянең үтә милләтче парламент әгьзасе Геерт Вилдерс ноябрь аeннан бирле каты бәхәсләр куптарган исламга каршы "Фетнә" фильмын интернетка чыгарды.


Фильмның интернетка чыгарылуы белән фильмга каршы тәнкыйтьләр тагын да артты. Геерт Вилдерс фильмда исламның изге китабы булган Коръәннең ни өчен көч кулланырга этәргән фашист китап булуын аңлатырга тырышуын дәгьва итә.

15 минутлык фильмда, Коръәндәге аятләр һәм мөселман дин әһелләренең җиһатка чакырган сүзләреннән өзекләр белән 11 сентябрь вакыйгалары кебек көч куллану күренешләре берләштерелгән. Фильм ахырында eртылган кәгазь тавышы белән “нәфрәт тудырган сүзләрне Коръәннән чыгару мөселманнарның вазыйфасы” диeлгән. Фильм, исламламның таралуын туктатыгыз, иреклегегезне саклагыз” дигән шигарь белән тәмамлана. Фильм шулай ук Eвропада, вакытында фашизм һәм коммунизмгә каршы ничек көрәш алып барылган булса, исламга каршы да шулай көрәш алып барырга чакыра.

Һолландиянең иммигрантлар сәясәтен тәнкыйтьләве белән танылган Геерт Вилдерс, Һаагада ясаган матбугат очрашуында фильмны яклап чыкты:

“Фильм провакатив түгел, бәлки чынбарлыкның шәрә йөзе һәм аның сәяси бер аңлатмасыдыр. Мин сәясәтчемен. Нидерландның киләчәге өчен ислам зарарлы. Һәм мин бу хакта кисәтергә тиеш идем.”

Һолландия премьер министры Ян Петер Балкенен
Һолландия премьер министры Ян Петер Балкененде дәүләт каналында ясаган чыгышында, фильмны хөкем итте.

“Фильм ислам динен көч куллануга тиң тота. Без мондый шарехны кабул итмибез. Мөселман дөньясының күпчелеге экстремизм һәм көч куллануга каршы тора. Шуңа күрә без Вилдерс әфәнденең мондый фильмны интернетка чыгаруына борчылабыз. Чөнки без бу фильмның кешеләрне рәнҗетүдән башка бер ни файдасы булмаячагына ышанабыз.”

Ул шулай ук бу фильмның максаты бары тик кемнедер рәнҗетү генә, ләкин аңа каршы көч куллану белән җавап бирмәскә чакырды:

“Бу фильмга каршы тәнкыйть белдерә алырсыз яисә бу фильм чыннаң да мине бик рәнҗетте дип әйтә алырсыз. Ләкин рәнҗеш хисләре агрессия һәм янаүга аклаү була алмый.”

Һолландия хөкүмәте әле бәхәсләр башланганда ук фильмны күрсәтүне туктатырга тырышты. Һолландия ТВ каналлары бу фильмны күрсәтүдән баш тарткач Геерт фильмне интернетта күрсәтергә булды. Ләкин мөрәҗәгать иткән кайсы бер веб сәхифәләре дә мондый фильмны урнаштыруны кабул итмәде. Соннынан фильмны Британиядә урнашкан liveleak.com “сүз иреклеген тарафсыз буларак кулланырга рөхсәт итү” нияте белән күрсәтергә булды. Ләкин интернетка чыккан сәгатьтән башлап сәхифәгә керүчеләр саны арту белән вакытлыча туктатылды.

Фильмның рәсми сахифәсе булган, fitna.com адресында исә сахифәнең эчтәлегендә тәртипне бозу очраклары тикшерелә дигән язма еленеп тора.

44 яшендәге иреклек партиясе җитәкчесе Геерт Вилдерс үтерү янаулары алуы сәбәбле хөкүмәт тарафыннан сакчы күзәтүендә йөри. 2004 eлда мөселманнарның хатыннарга булган мөнәсәбәтен тәнкыйтләп фильм төшергәне өчен Һолландияле фильм остасы Тео Ван Гоф Амстердамда үтерелгән иде.

Вилдерс төшергән фильм бары тик Һолландиядә генә түгел халыкара җәмәгатчелектә дә борчылу уята. НАТО генераль секретаре Яп де Һооп Схеффер фильмның Әфганстандагы чит ил көчләренә куркыныч тудыра алачагын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG