Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:58

Мәскәү һәм Казанда Коръәнгә багышланган җыен үтәчәк


Мәскәү - 14 апрель Мәскәүдә "Коръәнне заманча уку һәм аңлау" дип исемләнгән фәнни җыен үтәчәк. Җыенны Мәскәү Дәүләт Университеты каршындагы Азия һәм Африка илләре институты, Татарстан фәннәр академиясенең тарих институты, Истанбул ислам университеты һәм Ислам цивилизациясе интституты оештыра.

Ислам цивилизациясе интституты башлыгы профессор Сәид Камилев сүзләренә караганда, бу инде икенче шундый җыен булачак. Аның беренчесе узган ел Истанбулда үткәрелгән.

Бу юлы фәлсәфә фәннәре докторы Тәүфыйк Ибраһим, филология галиме Дмитрий Фролов, шулай ук Мәскәү һәм Казанның ислам белгечләре чыгышлары көтелә.

Җыен 14 апрель Мәскәүдә башланып үз эшен 16 апрель Казанда дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG