Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:30

«Агыйдел» оешмасы беренче рәисен искә алды


Әнәс абый бала чактан ук гармун тартырга ярата

Әнәс абый бала чактан ук гармун тартырга ярата

шамил ихсанов

15 мартта Миколаевта «Агыйдел» татар мәдәният оешмасының чираттагы җыелышы үтте. Ул оешманың беренче рәисе мәрхүм Әнәс абый Сәхәбиевның якты истәлегенә багышланды.

«Агыйдел» оешмасының бу җыелышында Киевтан мөхтәрәм кунаклар да катнашты – «Туган тел» Бөтенукраина татар мәдәният үзәге вице-президенты, Украина мөселманнарының бәйсез мәхәлләләр диния нәзарәтенең рәис урынбасары Шәүкәт Самитов, нәзарәтнең имамнар шурасы әгъзасы Фәтих Кирит һәм нәзарәтнең имамы Илдар хәзрәт.

Җыелыш гореф-гадәтләребезгә күрә Изге Кор’әннең Әл-Исра сүрәсеннән аятләр уку белән башланып китте. Аларны бик матур итеп Фәтих Кирит укыды. Үзе ул төрек егете, берничә ел Казанда эшләгән, татар телен яхшы гына белә. Аятләр укыганнан соң ислам диненең төп кагыйдәләрен татар телендә аңлатып бирде.

Чыгыш шактый озакка сузылса да, халык аны игътибар белән тыңлады. Татарстанда туган һәм анда белем алган Илдар хәзрәт чыгышында ислам диненә кайту бер кайчан да соң түгел, моның өчен иң мөһиме Алла Тәгаләгә чын күңелдән ышану кирәк дип сөйләде.

Ни өчен Украина мөселманнары ике мөфтияткә бүленгән дигән сорауга, Илдар хәзрәт, бу шәхси сәбәпләрдән килеп чыкты, дип аңлатты, ләкин бу мөселман диненең Украинада таралуына комачауламый, дип уйлыйбыз диде.

Шәүкәт Самитовның чыгышы, кызганычка каршы, урыс телендә булды, җыелышканнар татарча сөйләргә өндәсә дә. Ул «Туган тел» үзәге алып барган эшләр турында сөйләде, Казанда үткән Бөтендөнья татарлары Королтае тәэсирләре белән бүлеште.

Киевта урыс телендә чыга торган «Дуслык» журналы турында да сүз күтәрелде. Шул журналда кайбер мәкаләләрне генә булса да татар телендә бастырып булмасмы, дип сорадылар тыңлаучылар. Татар теле дәресләре һәм балалар өчен әкиятләр татар телендә басыла, ә инде төп мәкаләләрне татарчага тәрҗемә итергә көчебез җитми шул, диде Шәүкәт әфәнде. Шуңа да карамастан, журналның берничә дистә данәсе бик тиз генә тыңлаучылар арасында таралды.

Ахырда Шәүкәт әфәнде Миколаев татарларын Киевта утә торган Сабантуенда һәм 5-нче халыкара төрки-татар «Киев Сандугачы» фестивалендә актив катнашырга чакырды.

Җыелышның икенче бүлеге «Агыйдел» оешмасының беренче рәисе мәрхүм Әнәс абый Сәхәбиевның якты истәлегенә багышланды. Оешманың яңа сайланган рәисе Феликс әфәнде Гарипов башта Әнәс абыйның тормыш юлы турында сөйләде.

Феликс әфәнде чыгышыннан соң, улы Рамил Әнәс абыйның вафатына бер ай чама алдан язып алган сүзләре һәм җырлары җыелышка тәкъдим ителде.
Әнәс Сәхәбиев (1942-2008)

Әнәс Сәхәбиев 1942 елда Татарстанның Түбән Кама районында Шәнгәлче авылында укытучылар гаиләсендә туган. Алты балалы гаиләдә ул иң өлкәне. Нәкъ шушы гаиләдә бишенче бала булып, халык артисты, җырчы Рафаел Сәхәбиев туган. Бала чакта ук Әнәс абый гармунда уйнарга өйрәнгән һәм аулак өйләрдә кадерле кунак булган. Мәктәпне уңышлы бетергәннән соң Әнәс абый Казанда һөнәрчеләр мәктәбендә укый һәм шуннан армиягә алына. Хәрби хезмәтне ул алман илендә үтә һәм тормышын тулысыча хәрби хезмәткә бәйли, югары хәрби белемне башта Омскийда, аннары Мәскәүдә узләштерә. Хезмәтне подполковник дәрәҗәсендә тәмамлый. Тормыш иптәше Галия апа белән алар ике бала үстерәләр. Әнәс абый йөрәгендә һәр вакыт татар халкына тирән ихтирам саклый һәм шул хисләрне балалары күңеленә дә сеңдерә. 1998 елда ул Миколаев шәһәрендә «Агыйдел» татар мәдәнияте оешмасын төзи һәм аның рәисе буларак ахыргы көненә кадәр киң иҗтимагый эшчәнлек алып бара. Миколаев татарларын берләштерүдә, татар халкының гореф-гадәтләрен Татарстаннан ерак Украина җирендә саклап калуда армый-талмый эшли.

XS
SM
MD
LG