Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш Киевка килә


АКШ президенты Джодж Буш 2 көнлек дәүләт сәфәре белән Украинага килә.

Украина җитәкчеләре белән очрашуларда Буш Киевның НАТОга кушылу ниәте турында сөйләшер дип көтелә.

Буш сәфәре алдыннан Киевта Кушма Штатларга һәм НАТОга каршы митингта берничә мең кеше катнашты. Демонстрациячеләр үзәктәге Ирек Мәйданында Буш сүрәтен яндырды, АКШка каршы шигарләр кычкырды һәм "НАТО – сугыш, үлем һәм күз яшләре" дигән язулар күтәрде.

Бу чараны оппозициядәге коммунист һәм социалист фиркаләр оештырды. Фикер белешүләр Украинадагы күпчелек халыкның НАТОга кушылуга каршы булуын күрсәтә.

Украинадан соң Буш 2-4 апрельдә үтәчәк НАТО саммитында катнашу өчен Романия башкаласы Бухарестка китә. Аннан соң Хорватиядә булачак һәм Сочида Русия президенты Владимир Путин белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG