Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:37

Багдадның яшел зонасы утка тотылды


Багдадның хөкүмәт биналары һәм илчелекләр урнашкан нык сакланучы яшел зонасы бүген минааткычтан йә ракетадан утка тотылды.
Корбаннар турында әлегә хәбәр юк.
Багдад, Басра һәм башка шәһәрләрдә Гыйрак иминлек көчләре белән 6 көн бәрелешләрдән соң сугышчан шыгый дин әһеле Моктада әс-Садр кичә үзенең Мәһди гасәренә урамнардан китәргә кушты.
Бәрелешләрдә 240-тан артык кеше һәлак булды. Басра һәм Багдадта узган атнада кертелгән гадәттән тыш вәзгыять тәртибе бүген өлешчә бетерелде.

XS
SM
MD
LG