Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тагын ике Халык язучысы артты


Шушы көннәрдә республика президентының “Татарстанның Халык язучысы дигән мактаулы исем бирү турында” карары чыкты.

Татар әдәбиятын үстерүдәге казанышлары өчен әлеге мактаулы исемнәргә язучылар Рабит Батулла һәм Мөсәгыйт Хәбибуллин лаек булды.
Мөсәгыйт Хәбибуллин
Мөстәкыйль холыклы Мөсәгыйт


Әдәбият мәйданына Мөсәгыйт Хәбибуллин зур хезмәт тәҗрибәсе туплап, тормышның үз эченнән килгән прозаикларның берсе. Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Хәбибуллин Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында туа. Мөстәкыйль холыклы Мөсәгыйтне мәҗбүри рәвештә Магнитогорск шәһәренә җибәрәләр. Һөнәри белем алгач, металлургия комбинатында токарь, соңрак Башкортстанның Октябрьский шәһәрендәге бораулау эшләре оешмасында бораулаучы-мастер булып эшли.

1953 елда туган авылына кайтып, күмәк хуҗалыкта инженер-механик хезмәтендә була. 1958 елда Татарстанның Баулы шәһәрчегенә күчеп килә һәм «Баулынефть» оешмасында машина йөртүче, автомеханик, Баулы төбәк газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Шул чорда кичке урта мәктәпне, аннары, читтән торып укып, 1971 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Аннан соң Мөсәгыйт Хәбибуллин Таҗикстанда урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыта. Берничә елдан Мөсәгыйт Хәбибуллин Казанга кайта һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең оештыру эшләре буенча сәркәтибә вазифаларын башкара. 10 ел дәвамында «Мирас» журналы редакциясендә проза бүлеген җитәкли.

Аның тәүге әдәби язмалары, хикәяләре көндәлек матбугатта 1950 еллардан күренә башлый, 1969 елда «Казан утлары» журналында «Унсигезенче яз» исемле беренче күләмле әсәре басылып чыга. Авторның шуннан соң язылган һәм тормышка, күмәк хезмәткә мөнәсәбәттә төрле һөнәр кешеләренең әхлакый һәм рухи дөньяларын ачуга багышланган «Икмәк кадере» (1968), «Тау белән тау очрашмаса да...» (1970), «Хәтер ярлары» (1977) повестьлары һәм бигрәк тә җитмешенче еллардагы авыл тормышының четерекле проблемаларын күтәргән «Чоңгыллар» (1973) һәм «Сулар үргә акса да» (1982) романнары шул чор татар прозасындагы актуаль яңгырашлы әсәрләр буларак кабул ителәләр.

Мөсәгыйт Хәбибуллинны «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Атилла» кебек тарихи романнар чын халык язучысы итеп танытты. Ул Кол Гали һәм Габдулла Тукай исемендәге абрулы премияләргә лаек булды.

Рабит Батулла
Күп кырлы шәхес - Батулла


Татарстанның халык язучысы, күренекле драматург, режиссер һәм актер Рабит Батулла Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында туган. Мәскәүдәге М.Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлагач, Г.Камал театрында актер булып эшли. Соңыннан Казан курчак театрында һәм телевидениенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә режиссер вазифасын башкара.

Рабит Батулла — әдәбиятның төрле жанрында иҗат итүче язучы. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрларындагы язмалары, пьесалары, сценарийлары көндәлек матбугатта, телевидение экранында һәм театр сәхнәләрендә алтмышынчы елларда ук күренә башлый.

Рабит Батулланың 1980 елда Г.Камал театр сәхнәсендә беренче тапкыр куелган “Кичер мине, әнкәй” пьсеасы бүгенге көндә дә сәхнә түрендә. Әлеге пьеса Казанда гына түгел, Оренбург, Салават, Дербент, Махачкала театрларында, шулай ук Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында да уйналып килә.

Рабит Батулла Г.Тукайның тормышын һәм иҗатын яктырткан “Кылдан нечкә, кылычтан үткен” кыйссасы авторы да. Ул барлыгы 40 китап чыгарган. 70 еллык юбилее алдыннан Рабит Батулланың “Урыннары җәнәттә булсын” дигән китабы җәмәгатьчелектә популярлык казанды. Дүшәмбе кичендә Камал театрында Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рабит Батуллага 70 яшь тулу уңаеннан, әдәби-музыкаль кичә узачак.

Анда Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Камал театры артистлары, язучының уллары Нурбәк белән Байбулат чыгышы көтелә, шулай ук юбилярның әсәрләреннән өзекләр, спектакльләреннән күренешләр тәкъдим ителә.
XS
SM
MD
LG