Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга Иран, Сингапур, Уганда нигә кирәк?


Татарстан харитәсе
Татарстан харитәсе

Бу көннәрдә Казан үзе дә күп кенә кунаклар кабул итте, чит илләргә китүче делегацияләр дә шактый иде. Җирле мәгълүмат чараларында бу очрашуларның төп максатлары гына әйтеп кителде.

Мәсәлән, Иран телевидениясе башлыгы республика җитәкчелеге белән очрашып мәдәнияткә, кино өлкәсенә караган кайбер мәсьәләләр турында сөйләште, “Татарстан - Яңа Гасыр” телевидениясе белән уртак килешүләр төзеде.

Әмма Иран вәкилчелегенең “Кол Шәриф" мәчетендә җомга вәгазе вакытында яңгыраган фикерләре бер генә матбугатта да яктыртылмады. Биредә исә алар дөнья дәрәҗәсендә актуаль темаларга сөйләшүләр алып барган. Алар, мисал өчен, Америка җитәкчелеген сионист сәясәт алып баруда гаепләгән. Әлеге чарада катнашкан һәм сөйләшүләрдән хәбардар булган, Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшин биредә ишетелгәннәрне болай тасвирлады.
"Гадәттәгечә, ираннар булган җирдә үз проблемаларын әйтәләр инде алар. Америкага каршы, Якын Көнчыгыш, Фәләстин турында. Америка безгә яный диләр. Иранда аларның бөтен вәгазьләре шундый сөйләшүләр белән уза. Татарстаннан ярдәм сорыйлар димәс идем, республика бит инде ул тышкы сәясәт ягыннан Русиядән аерылмый. Русиядә ярдәм итәләрдер, консуллык та ачтылар бит. Әмма Татарстаннан ярдәм эзләү бу дөрес булмас иде."
Бүгенге матбугат битләреннән премьер-министр Рөстәм Миңнехановның Африкага сәфәре турында мәгълүмат алырга мөмкин иде. Билгеле, Казан хәзер 2013 елда үзендә җәйге Универсиаданы үткәрү хокукы өчен көрәшә. Татарстан премьерының сәфәрләре дә шуңа бәйле.

Универсиаданы кайда үткәрүне FISU - Халыкара студент спорты федерациясенең идарәсе хәл итә, карар май азагында кабул ителәчәк. Казан вәкилләре хәзер шул идарәнең әгъзалары белән актив сөйләшүләр алып бара. Әмма Африкага бу сәфәре барышында премьер-министр Уганда башкаласы Кампалада илнең иң эре "олигархларыннан" берсе, MTN ширкәте башлыгы Charles Mbire белән очрашты.

Үз утарына ашка чакырып Mbire Татарстан премьер-министры белән Угандада нефть табу, аны эшкәртү мөмкинлекләре турында сөйләшкән, Татарстан ширкәтләрен Уганданың нефть индустриясенә инвестицияләр кертергә өндәгән. Билгеле, бу турыда җирле мәгълүмат чаралары берни дә әйтмәде.
Янә икътисад темасына килгәндә, хәзерге вакытта Татарстан Сингапур белән нык кына икътисадый элемтәләр урнаштырырга тырыша. Бу уңайдан әле күптән түгел Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге вәкилчелек Икенче Русия–Сингапур форумында катнашып кайткан иде. Биредә ул “Русия төбәкләренең икътисадый үсеше” дигән темага чыгыш ясаган иде. Шушы көннәрдә исә Сингапурда Өченче Русия-Сингапур форумы уза. Биредә Татарстан вәкиле буларак республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин катнаша. Әлеге министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Резеда Маннапова бу сәфәрнең төп максатын болай аңлатты:
"Әлеге форум Русия белән Сингапурга бизнесның кертелүе, бу ике ил арасында икътисадый элемтәләрне киңәйтү макстыннан эшләнә. Биредә каралачак төп сорауларның берсе Русия төбәкләренең икътисадый яктан үсеш мөмкинлекләре. Әлеге сәфәр кысаларында 1 апрель көнне Марат Сафиуллин Сингапурның сәүдә һәм сәнәгать министры Лим Хнг Кианг белән очрашачак.

Бүгенге көндә Сингапур Көнчыгыш Азиядә махсус икътисадый зоналар булдыру белән танылган республика. Татарстанда “Алабуга” махсус икътисадый зона оештыруда да сингапурларның өлеше зур. Марат Сафиуллин биредә Русия түгел, ә Татарстан вәкиле буларак бара. Биредә шулай ук Русиянең икътисадый үсеш һәм сәүдә министры Эльвира Нәбиуллина, ил хөкүмәте башлыгы урынбасары Сергей Нарышкин, Русиянең саклык банкы җитәкчесе Герман Греф һәм башка зур җитәкчеләр катнашты.
Шулай итеп әле берничә дистә ел элек артта калган республикалардан саналган Сингапур бүген күпләргә икътисадый үсеш үрнәге булып тора һәм аның белән күпләр элемтәдә торырга тырыша, шул исәптән Татарстан да.
XS
SM
MD
LG