Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:37

Европа Берлеге полиция хезмәтләрен бар Косовога урнаштырачак


Европа Берлеге үзенең полиция, мәхкамә һәм прокуратура хезмәткәрләрен Косовоның барлык өлешләренә, шул исәптән Серблар карамагындагы урыннарга да җибәрәчәген белдерде.
Европа Берлегенең Косовода канун хакимияте миссиясе дип аталган 1800 кешелек төркем башлыгы Ив де Кермабон, аңлатма бирми генә, "безгә бераз вакыт кирәк булачак," - диде.
Бүген ул Косовога килде. Косово серблары Косовоның бәйсезлек декларациясен танымады һәм Берлекнең бу тырышлыкларына каршы чыга.
Бүген Сербия Косовоның серблар яшәгән өлешләрендә 11 майда Сербия парламентына һәм җирле хакимияткә сайлаулар үткәрәчәген белдерде.

XS
SM
MD
LG