Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:55

Русиядә халыкның күпчелеге эчкечелеккә бирелә бара һәм белгечләр әйтүенчә, русияләрнең башка илләр белән чагыштырганда яшьли үлүләре дә шуңа бәйле.

Федераль хакимият узган көздә демографик програм эшләде һәм аның нигезендә, кешенең уртача яшен 70кә кадәр озайту карала (хәзер ул 66 яшь). Шул ук вакытта әлеге программада төп проблема булган эчкечелек белән керәшү турында бер сүз дә әйтелми. Мисал өчен, Русиядә узган елны аракыдан агуланып 20 мең кеше дөнья куйган.

Татарстанда 40 мең ярым эчкече теркәлгән.

“Республикада эчкечелектән чирләүчеләр инде берничә ел буе әлләни артмый да, кимеми дә, ә бер тирәдә бара. 40 мең ярым эчкеченең 17-18% - хатын-кызлар”, ди баш нарколог Фәрит Фәттахов.

Ул яшьләр арасында эчкечелеккә бирелүчеләр аз булуын әйтте. Ә Казанда аракы кибетендә сатучы булып эшләүче Лилия яшьләр күбрәк сыра эчә, ди.

“Аракы сорап күпчелектә 35 яшьтән узган кешеләр керә. Аларның яртысыннан кимрәге - хатын-кыз. Бигрәк тә аракыны бер үк кешеләр сатып ала һәм шуларның яртысы инде чын мәгънәсендә эчкечеләр”, ди ул.

Шунысы да мәгълүм эчкечелек күбрәк авылларда тамыр җәя. Бу буйдак егетләрнең проблемасы. Әлегә бәләдән котылыр өчен республиканың бер авылыннан Казанга күченеп килгән Радик:

“Авылда колхозларны бетерделәр, кешегә эш юк. Шуңа күбесе чарасызлыктан әйбер урлап аны сатып аракы эчә. Аеруча яшьләр арасында эчүгә сабышканнар күп”, ди.

Ә бар Русиядә хәлләр ничегрәк?

Русиядә йөзләгән авылларда меңләгән кеше эчкечелеккә бирелгән. Статистика күрсәткәнчә, һәрбер русияле (имчәк балаларын да кертеп) елына 15 литр спиртлы эчемлек эчә. Белгечләр әйтүенчә, бу русияләрнең корылуын, ягъни үлеп баруын дәлилли. Сәләмәтлек саклау бөтенрусия оешмасы белдерүенчә, елына бер кеше 8 литрдан күбрәк аракы эчсә, халык үлүгә бара дигән сүз. Ә Русиядә ике тапкырга күбрәк эчәләр.

Русия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе Геннадий Онищенко белдерүенчә, хәзер эчкечеләр саны 5 миллионга якынлаша. Күпләр шул спиртлы эчемлекләрне куллану нәтиҗәсендә, төрле чирләрдән үлә.

Аракы җитештерүче ширкәтьләр дә үз тауарларын тәкъдим итүнең яңадан-яңа ысулларын таба. Һәм хакимият моңа киртә куймый. Чөнки казнага аракыдан байтак акча керә.

Татарстанга да бу хас нәрсә. Хәтта хөкүмәт җыелышларында премьер Миңнехановның район башлыкларын “аракыны аз сатасыз” дип шелтәләп тә алганы булды узган елны. Республика районнарында хәзер почта бүлекләрендә дә аракы саталар.

XS
SM
MD
LG