Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ак барс” җиңелде, Казан җиңде…


28 мартта “Салават Юлаев” “Ак барс”ка караганда керткән алкалар саны белән өстен булып чыкты. Бу күренешне кайберәүләр “Казанны казаннар җиңде” дип бәяли.

“Ак барс” җиңелгән очракта да Казан шау-шу килде. Башкалының я бер башында, я икенче башында: “Ак барс – чемпион!” дигән шигарьләр ишетелеп торды. Ул көнне Татарстан яклы спорт сөючеләр “барслар” җиңәр дип көткән иде. Ни кызганыч, спорт журналистларының да фаразлары чынга ашмады.
“Ак барс" кимендә финалда уйнар дип ышанам!” – дигән иде Радик Сабиров.
Ләкин соңгы уеннар башканы күрсәтте, 28 мартта “Ак барс” җиңелгәннән соң интернетта бәхәсләр артты. Кемнең ничек уйнаганын тикшерделәр. Бу бигрәктә “барслар”ның пәрәвездәге җанатарлар төркемнәрендә ачык күренде. Күпчелек халык капкачы Роберт Эшның соңгы алканы тотып кала алмавын кичерә алмады. Аның “Ак барс”тан китүен теләүчеләр артканнан-арты. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев та соңгы уенда капкачының осталыгыннан күп нәрсә торганын билгеләп үтте.
Баш тренер Зиннәтулла Биләлетдиновны халыкның хөрмәт итүе күренде. “Ак барс” командасының интернет битендә аңа бу сезонда уенчыларны туплап команданы соңгы урыннан ярым финалга җиткерүенә зур рәхмәт әйтәләр. 31 мартта “Ак барс”ның матбугат үзәге Биләлетдиновның киләчәктә үз урынында калачагын белдерде. Шулай ук 1 апрельдә уенчыларның өйләренә таралачакларын да җиткерделәр.
Без, уенчылар кайда ял итәчәк, киләчәктә “Ак барс” та булачак үзгәрешләр турында кызыксынгач:
“Әлегә бу хакта сөйләшергә иртә!” - дип җавап бирде Казан хоккей командасының матбугат үзәге.
Икенче яктан спорт сөючеләр җиңелүне җиңү дип кабул итте, чөнки “Ак барс”ка соңгы алканы Казан командасының элеккеге уенчысы Алексей Терещенко кертте. “Салават Юлаев” командасы нигездә “Ак барс”ның элеккеге уенчыларыннан торганы һәркемгә билгеле.

Уфа үзенең Русиягә теләп кушылуына 450 еллыкка чемпион буласы килүе, команда өчен зур акчалар түгелүе дә сер түгел, ди спорт сөючеләр. Бу урында танылган галим Роаль Сәгъдиевнең фикере искә төшә. Ул боз өстендәге сәясәткә белән түгел, Татарстандагы фән үсеше белән горурланырга кирәк, дигән иде.
Быелгы сезонда “Ак барс” җиңелгәч җанатарлар саны кимемәгән микән дип без Казан хоккей командасының җанатарлар клубы җитәкчесе Айрат Миңгалиевтан сорадык. Ул:
“Бездә 200 кеше теркәлгән, халык кимемәде!” - диде. Шул ук клубтан Илнар Зубаеров җанатарлар саны артты да әле дип өстәде. Алар “Ак барс”ның көчле команда булуына ышана, ә “Салават Юлаев”ны вакытлыча гына җыелган команда диләр.
XS
SM
MD
LG