Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:11

Екатеринбурда татар халык педагогикасы турында ачык дәрес уздырылды


Гаилә төзү. Никахлашу. Бала тәрбияләү. Гаиләдә өлкәннәр белән яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләр.

Кешелекне гомергә дулкынландырган әлеге мәсьәләләр әхлак нормалары зур үзгәрешләр кичергән бу заманда бик актуаль булып кала. Ә инде сүз татар милләтен саклап калу турында барса, татар гаиләләрен күбрәк төзү, татар гаиләсенә милли тәрбия бирү бүгенге көндә иң актуаль темаларның берсе.

Екатеринбурда Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге тарафыннан оештырылган татар якшәмбе мәктәбендә татар халык педагогикасына багышланган ачык дәрес нәкъ менә шул темаларга багышланган иде. Фәнүзә ханым Савченко алып барган бу дәрес бик тирән мәгънәле, мавыктыргыч һәм кызыклы итеп уздырылды. Дәрескә килүчеләр арасында яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәге апалар-абыйлар да бар иде.

Хәтта бирегә йөрүчеләр арасында унлап кеше рус милләтеннән икән. Фәнүзә ханым сөйләвенчә, аның дәресләренә төрле сәбәпләр аркасында туган телен белмәүче татарлар да, катнаш никахта яшәүчеләр дә, татар теле һәм халкыбызның гореф-гадәтләре белән тирәннән кызыксынучы, укымышлы, белемле руслар да йөри икән.

“Үземә дә бик күп укырга туры килә. Дәресләрдә татар теле, сөйләм һәм язу кагыйдәләреннән тыш, без бергәләшеп шигырьләр, җырлар өйрәнәбез, актуаль, тормышчан темаларга бәхәсләшәбез, төрле басмаларга, мәсәлән, өлкәбездә чыгып килүче “Саф чишмә” газетасында басылган материалларга фикер алышулар уздырабыз”, - дип дәвам итте сүзен Фәнүзә ханым.

Бүгенге ачык дәрес татар халык педагогикасына багышланган иде. “Гасырлар буена яшәп килгән халык педагогикасының даһилыгы, акылы белән берни дә тиңләшә алмый”, - дип башлап җибәрде укытучы дәресне. Ул үзенең чыгышында татар халык педагогикасының төрле ысулларына тукталып үтте. Бала тәрбияләгәндә халык җырлары, әкиятләрнең роле, туган тел аһәңе, гыйлемле яшь буын тәрбияләргә омтылу, хезмәт тәрбиясе, физик тәрбия, халык бәйрәмнәре педагогикасы, ислам тәгълиматы, дини йолаларга өйрәтү – болар барысы да халык педагогикасының мөһим өлешләре.

Дәрес дискуссия формасында узды. Катнашучылар үз чыгышларында гаилә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләү проблемалары, гаиләдә татар телен саклау мәсьәләләренә тукталдылар. Күпне күргән өлкән яшьтәге апалар үз тәҗрибәләре белән уртаклашып алдылар. Аннан соң сүз катнаш никахлар кебек четерекле, күпләрне дулкынландыручы темага да кагылды.

Дәрестә катнашучылар арасында инде 30 ел бергә гомер иткән Сергей һәм Галина Фәхриевлар бар иде. Сергей элек татар булуы белән горурлана алмавы турында бәян итте. “Элегрәк безне татар дип үртиләр иде, без үз телебездә сөйләшү түгел, аны өйрәнергә уйламадык та. Бүген миңа Аллаһе Тәгалә мин сезгә аерым тел, аерым милләт бирдем, сез бай халык, оялма дип әйткән кебек. Балаларыбызны русча тәрбияләдек. Без хәзер өйдә оныкларыбызны ике телгә дә өйрәтергә, ике халыкның да мәдәниятын аңлатып үстерергә тырышабыз”,- диде ул.

Галина ханым ире белән бергә якшәмбе мәктәбенә йөри. Мөлаем йөзле, ире татарча сөйләгәндә елмаеп кына утыручы бу ханымнан якшәмбе мәктәбе дәресләрен калдырмыйча йөрүенең сәбәбен сорадык. “30 ел буе гомер иткән иремне биргән халыкның гореф-гадәтләрен, телен аңларга, белергә, тирәнтен өйрәнергә телим”, - дип җавап бирде ул.

Ачык дәрес бергәләшеп татарча җырлар җырлау белән дәвам итте. Бирегә Татарстанның Уралдагы даими вәкиллеге каршында эшләп килгән, Зөләйха апа Сабирова җитәкләгән “Заман” ансамбле дә килгән иде. Кызлар үзләренең чыгышлары белән тыңлаучыларны әсир иттеләр. Татар халык педагогикасына багышланган ачык дәрес, шулай итеп, файдалы да, кызыклы да, дусларча җылы да булып узды.

XS
SM
MD
LG