Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ел укытучысы кем булыр?


Уфада ел укытучысы бәйгесе башланды.

Моңа кадәр урыс һәм башкорт теле укытучылары гына билгеләнсә, быел беренче тапкыр татар теле укытучылары бәйгесе дә була. Бәйгедә барлыгы 32 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнаша.

Ел укытучысы конкурсын ачу тантанасында Башкортстанның мәгариф министры Зиннәт Аллаяров та чыгыш ясап, республикада телләр укыту торышы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүген 6 телдә укыту алып барыла, туган тел буларак 14 тел өйрәнелә. Шуңа өстәп ике: инглиз һәм француз телләре чит телләр буларак укытыла. Немец теле исә туган тел буларак укытыла. Аллаяров дөньяда болай күп телләр өйрәнелә торган төбәкләр бик аз дип белдерде. Аның сүзләренчә, моңа хәтта ЮНЕСКО вәкилләре дә соклану белдергән.
XS
SM
MD
LG