Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 07:06

“Салават Юлаев”лыларның җиңүе


“Салават Юлаев” исемендәге хоккей төркеме “Ак барс”ларны кыйратып Уфага кайтты.

Соңгы уен узган җомга үтте. Аны Спорт-арена сараенда күмәкләп карау оештырылды. Анда 8 000гә якын кеше катнашты. Чара бушлай оештырылды. Артабан җанатарларның бер өлеше Уфа һава мәйданына килеп хоккейчыларның кайтуын көтте. Алар төнге икедә генә кайтып төште. Хоккейчылар һәм җанатарлар белән очрашу ике сәгать дәвам итте. Әлеге очрашуда бер меңгә якын җанатар катнашты.

Бу җиңү ”Салават Юлаев”лылар ким дигәндә көмеш медаль ала дигән сүз. Әгәр дә инде алар Ярославльнең “Локомотив”ын да җиңсә, беренче урынны алачак. Ул уеннар 3нче апрельдә башланачак.

XS
SM
MD
LG