Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:02

230 ел элек, 1778 елның 1 апрелендә Нью-Орлеанс эшмәкәре Оливер Поллок доллар тамгасын уйлап чыгарган.

$ тамгасы ул чорда Америкада киң кулланылышта булган испан пиастрлары тамгасы белән бәйле булган дип санала. Эш кәгазләрендә пиастрлар гадәттә кыскартылып PS тамгасы белән билгеләнгән. Бу ике хәрефне берсе өстенә икенчесен язганда $-ка охшаш тамга килеп чыга.

Кушма Штатларның акча берәмлеге итеп доллар 1786 елда игълан ителә.

1792 елда Кушма Штатларда канун нигезендә алтын һәм көмеш тәңкәләр әйләнешкә кертелә.

1873 елдан алтын доллар АКШның акча берәмлегенә әверелә.

Рәсми рәвештә Кушма Штатларда алтын стандарты 1900 елда кертелә. Ул стандард нигезендә бер доллар тәңкәсендә якынча 1.5 грамм чиста алтын булырга тиеш була.

1934 елда доллар девальвациягә дучар булып бәясен 41 процентка югалта. Шул елдан доллар тәңкәсендә якынча 0.9 грамм чиста алтын кагыйдәсе кертелә.

Хәзер инде алтын долларлар әйләнештә чыкты һәм алар урынына бер долларлык кәгазь акчалар кулланыла.

Бүген Русиядә 1 американ доллары 23.5 сум тирәсендә бәяләнә.

XS
SM
MD
LG