Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенза өлкәсендә ахырзаман көтүче тагын 14 кеше мәгарәдән чыкты


Пенза өлкәсендә бер мәгарәдә 5 ай буе дөнья бетүен көткән секта әгъзаларының 14-е аннан чыгарга мәҗбүр булган дип хәбәр ителә.

Пенза өлкәсенең губернатор урынбасары Олег Мелниченко әйтүенчә, җир астында тагын 14 кеше калган.

5 ай элек бу сектаның 35 әгъзасы, шул исәптән 4 бала май аенда дөнья бетәчәк дип ахырзаманны бергәләп каршылау өчен мәгарәгә кереп бикләнде.

Алар, милиция көч белән чыгарырга маташса, үз-үзләрен шартлату белән янады.

Узган атнада мәгарәнең бер өлеше җимерелгәннән соң аннан 7 кеше чыккан иде.
XS
SM
MD
LG