Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда төрмәдән качкан Талибан җитәкчесе тотылды


Әфган полициясе 2 мәртәбә әфган төрмәсеннән качкан Талибан җитәкчесе бер бәрелештән соң тагын тотылды дип хәбәр итә. Ул бәрелештә 3 кеше һәлак булган.
Һелманд виләятенең полиция башлыгы әйтүенчә, Нәкыйбулла Мулла дүшәмбе көнне тотылган.
Һелманд башкаласы Лашкар Гаһ янында Нәкыйбулла һәм аның полиция киемендәге сугышчылары полиция кизүенә һөҗүм иткән. Бәрелештә 3 сугышчы үтерелгән.
Ике ай элек Нәкыйбулла Лашкар Гаһ төрмәсеннән, ә аңа кадәр Кабул төрмәсеннән качкан булган.
XS
SM
MD
LG