Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә “кара исемлек” төзелә


Русиянең кайбер төбәкләрендә хакимияткә хуш килмәгән кешеләрне күз алдында тоту артканнан-арта бара. Мари Иле республикасында шундыйларны махсус исемлеккә кертәләр икән. Анда президентка, шулай ук эчке эшләр министрлыгына, федераль иминлек хезмәтенә хуш килмәгәннәр террорчылар исемлегенә язылган.


Гомумән, Русиядә җитәкчелеккә “җайсыз” булган һәр нәрсәне террорчылык яки экстремизм белән бәйләү гадәткә әйләнә бара.

Билгеле булганча, ике ел элек мартта Владимир Путин “Террорчылыкка каршы көрәш турында” фәрман чыгарган иде. Һәм шуның нигезендә, Мари Иле республикасында террорчылыкка каршы җирле комиссия төзелде. Республика президенты Леонид Маркелов җитәкләгән бу комиссиянең бер эше булып нәкъ шикләнелгән кешеләрне исемлеккә кертү тора.

Әйтергә кирәк, Сталин вакытында да шундый исемлек төзелгән булган. Һәм анда ул чактагы сәяси режимга каршы торучылар кертелгән. Бүгенге Мари Иле республикасында да шундыерак хәл булып чыга. Һәм, гомумән, анда гына түгел, ә Русиянең башка төбәкләренә дә бу күренеш таралган дип уйлаучылар шактый. Шул исәптән Татарстанда да.

Республикадагы федераль иминлек хезмәтенең матбугат үзәге җитәкчесе Эдуард Исмәгыйлев:

“Без үзебезнең эш ысуллары турында сөйли алмыйбыз. Шул исәптән, мондый исемлекнең барлыгын яки юклыгын да әйтмибез”, диде.

Исемлек булмаса федераль иминлек хезмәте вәкиле юк дип кенә әйтер иде, мөгаен. Димәк ул исемлек бар дип фаразларга мөмкин. Татар конгрессында эшләүче Тәлгат Барыев:

“20ел элек бу мөстәкыйльлек процесслары башланганда, беренче тапкыр демократик рәвештә парламент сайланды. Анда беренче тапкыр татарчага тәрҗемә кирәк булды. Шунда мине бу эшкә җәлеп иттеләр һәм эшчеләр тупларга куштылар. Без сезне президент аппараты каршында тәрҗемәчеләр бүлеге итеп теркәрбез, диделәр. Нәтиҗәдә, башкаларны алдылар, ә мине – юк. Белешә торгач әйттеләр: син бит "Иттифак"чы (милли бәйсезлек фиркасе вәкиле - Л.Х), ничек инде сине хакимият эшенә алырга мөмкин, дип. Шулай итеп хакимият өчен ышанычсыз кешеләр элек тә бар иде, ә хәзер аның булуы һич кенә дә гаҗәп түгел инде, чөнки Русия бит инде полиция дәүләте юлыннан бара”, диде.

Милли хәрәкәт вәкилләре алар артыннан күзәтү оештырыла дип уйлый. Мари Илендә дә “Террорга каршы” федераль программа нигезендә, хуш килмәгәннәрне исемлеккә кертүдән тыш, аларны күзәтү, тикшерү дә каралган. Моннан тыш, “Марийская правда” газетасы язуынча, террорга каршы комиссия шулай ук Интернет челтәрендәге мәгълүматны да тикшереп бара икән. Һәм әйтергә кирәк, тәнкыйть мәкаләләре язылган кайбер Интернет сәхифәләр Мари Илендә бөтенләй ачылмый.

Шулай ук бу республикада оппозициядәге барлык матбугат та ябылган. Мондый хәлнең Русиянең башка төбәкләренә дә таралуы бик ихтимал.
XS
SM
MD
LG