Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:49

НАТОның Бухарест очрашуында Украина һәм Грузия үзләренә Әгъзалыкка ирешү планы тәкъдим ителер дип көтә. Шул план аша алар киләчәктә НАТОда тулы әгъза булырга омтыла.


Инглизчә "Membership Action Plan", кыскача MAP дип аталган шушы план тулы әгъзалыкны һич кенә гарантияләмәсә дә, аңа ирешүдә мөһим бер адым санала. Әлегә кәдәр МАРта катнашкан һәр ил йә НАТОга инде кушылды, йә кушылырга тора.

Беренче мәртәбә Әгъзалыкка ирешү планы 1999 елда эшләнде - ул чакта Төньяк Атлантик саклану пакты үзенә 3 элекке коммунистик илне, Чехия, Польша һәм Маҗарстанны алды, ә менә калган 9-ына - Албания, Болгарстан, Эстония, Латвия, Литва, Романия, Македония, Словакия һәм Словениягә МАР тәкъдим ителде.

Ягъни алар үзләрен НАТО әгъзасы булырлык хәлгә китерергә тиеш иде. Әгъзалыкка ирешү планы шушы саклану берлегенә кушылырга теләгән илләр өчен "төрле киңәшләр, ярдәм, гамәли яклау програмы" булып тора.

Европадагы иминлек өлкәсендәге белгеч Алистер Камерон "МАР ул илнең хәрби реформалар өлкәсендә дә, гомүмән демократик вә сәяси үсештә дә нинди тәрәккыяткә ирешүен күрсәткән төрле критерияләр җыелмасы", ди.

Җыеп әйткәндә, хәрби өлкәдәге реформалар хәрби секторны НАТО стандартларына күтәрү, кораллы көчләрне демократик контрольгә алу, ягъни гаскәрне мөстәкыйль бер сәяси көч булудан арындыруны аңлата.

НАТОдагы әгъза илләр бар милли вә җир бәхәсләрен тыныч юллар аша хәл итәргә, үзләренең кеше хокукларын һәм канун хакимиятен тануын күрсәтергә, социаль гаделлек һәм икътисади иреклекне якларга тиеш.

Яңа бер илнең НАТОга кушылуы шулай итеп гади арифметик берләшүне түгел, ә ниндидер уртак бер стандартлар, уртак кыйммәтләр, уртак карашлар нигезендә берләшүне аңлата.

Намзәт илләрне шулай итеп алдан ук НАТО гарантияләгән иминлекне гади кулланучы буларак түгел, ул иминлекне гамәлгә куючы итеп әзерлиләр. Әгәр дә яңа әгъза уңышлы, файдалы, эффектив беректәш булырга тели икән, ул саклану берлегендә дистә еллар дәвамында урнашкан принципларны кабул итәргә тиеш булачак.

Әгъзалыкка ирешү планы гомуми стандартлар, критерияләр җыелмасы булса да, һәр илгә ул аның үзенчәлекләренә карап әзерләнә. МАРны 1999 елда алган 10 илдән 8 инде НАТОга кушылды, Албания һәм Македония чакыруны шушы көннәрдә Бухарестта алыр дип көтелә.

Алар белән бергә Хорватия дә була ала, аңа Әгъзалыкка ирешү планы 2002 елда тәкъдим ителгән иде.

МАР асылда НАТО тарафыннан теләсә кайчан бирелә ала, аның өчен Бухаресттагы төсле зур җыен үткәрү кирәк түгел. Шуңа да, әгәр дә Украина һәм Грузиягә андый план хәзер тәкъдим ителмәсә, бу әле бернәрсәне дә аңлатмый, әгъзалыкка әзерлек аларга соңрак та бирелә ала.

XS
SM
MD
LG