Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:35

Ике “стан” алышына сәер караш


Татарстанның “Ак барс” һәм Башкортстанның “Салават Юлаев” хоккей командалары арасындагы ярымфинал ярышлары ике республиканың да җәмәгатьчелеген киеренкелектә тотты дияргә була. Шунысы күзгә ташлана: Башкортстан җитәкчелеге дә, башкорт элитасы да, күптәннән, нәкъ Татарстан командасына каршы уеннарны иң мөһим, иң принципиаль алыш дип карыйлар. Совет чорында СССР белән Чехословакия хоккейчылары арасындагы көрәш совет кешеләре тарафыннан ничек кабул ителсә, шактый дәрәҗәдә, “Салават Юлаев” - “Ак барс” командалары арасындагы хоккей ярышы, Башкортстанда бүген шулай ук кабул ителә. Иң мәзәге, дигәндәй:
“Салават Юлаев” командасында бер генә дә башкорт булмаса да, “Ак барс”та берме-икеме генә татар булуга карамастан, бу ике команданың көрәшенә башкорт-татар көрәше сымаграк карау хөкем сөрә. Башкортстанның рәсми Башинформ агентлыгы, мәсәлән, бу ике команданың Уфада, 22 мартта үткән ярышы алдыннан, “бу башкорт-татар алышы сабантуйда батырлар эләгешүен хәтерләтә”, дип язып чыкты.
Башкортстанның башка рәсми мәгълүмат чаралары да бу ярышларга шундыйрак төс бирделәр. Ә инде ярымфиналның Казанда үткән өлеше алдыннан кайбер мәгълүмат чаралары, гомумән, сәер тон алдылар.
Шулай, “Бөтен Уфа” телевизион каналында “Уфа вакыты” дип исемләнгән тапшыруны алып баручы Азамат Алмөхәмәтов, 25 марттагы тапшыруда телевизор караучыларны Казанда, ике хоккей командасы көярмәннәре арасында бәрелешләр чыгу ихтималлыгы белән шомландырып алды, Татарстан командасын тупас уйнауда гаепләп: бәлки безнең командага да шулай уйнарга кирәктер, дигән сорау куйды һәм, гомумән, бу хоккей ярышына ачыктан-ачык сәяси төс бирде.
Әлбәттә, спорт өлкәсендәге ярышларга милли-эмоциональ карау дөньяда киң таралган. Әмма, нигездә урыслардан торган командаларның уенында башкорт-татар алышын күрү, татарны җиңү элементын шәйләргә маташу – гайре табигый күренеш кенә түгел, ахмаклыктадыр, мөгаен.

XS
SM
MD
LG