Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Косовоның БМОга әгъза итеп алынуына юл куймыячак


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия Косовоның БМО әгъзасы булуына юл куймыячак диде.

Дәүләт Думасында чыгыш ясап Лавров Русия БМО Иминлек Шурасының даими әгъзасы буларак Косовоның БМОга әгъза итеп алынуына каршы вето хокукын кулланачак диде.

"БМО Иминлек Шурасының даими әгъзасы буларак Русия Косовоның БМОда тулы хокуклы әгъза булуына киртә куя алырлык хәлдә. Монда бернинди урап узар юл да юк. Чөнки БМО низамнамәсенең 4-нче матдәсендәге икенче өлеш нигезендә БМОга әгъза итеп берәр илне кабул итү карары Гомүм Мәҗлестә Иминлек Шурасы тәкъдиме белән чыгарыла," - диде Лавров.

Күпчелек халкын албаннар тәшкил иткән Косово февраль аенда Русиянең күптәнге беректәше Сербиядән бәйсезлек игълан итте.
XS
SM
MD
LG