Accessibility links

Сембер татар малтабарлары милләттәш депутатлар белән очраштылар


Очрашуны җирле автономия рәисе Фәрит Әюпов ачып җибәрде.

Ул БТК корылтае карарлары белән кыскача таныштырып үтте һәм игътибар үзәгендә ана телен саклап калу булырга тиешлеген ассызыклады.

Беренче булып сүз тоткан Өлкә Кануннар чыгару җыелышы депутаты Мәләкәстә яшәүче Габделхак Морзаханов КПРФ исемлеге аша сайланган иде. Ул, Бердәм Рәсәй фиркасе аша сайланган башка татар депутатлар белән сәяси яктан уртак тел табылмаса да, милли мәнфәгатьләр буенча кулга-кул тотынып эшләргә өндәде. Депутат шулай ук Мәләкәстәге татар мәктәбе алдындагы кыенлыкларга да тукталып үтте:

“Гимназия дип атап йөрткән булабыз, ләкин һаман да мондый статус рәсми рәвештә танытуга өлгәшә алмыйбыз әле. Һәм аяк чалырга омтылучылар да күзгә ташлана.”

Мәләкәснең күренекле малтабары, шәһәр Думасы депутаты Хәйдәр Галиуллин шушы ук мәктәпкә шәһәр бюджеты хисабыннан 12 компьютор бирелүе һәм Мәләкәстә өлкә үзәгенә дә үрнәк булырлык сәнгать түгәрәкләренә төрле яклап рәсми ярдәм турында сүз тотты.

Элек тә Өлкә Кануннар чыгару җыелышы депутаты булган Расих Гатауллин үзенең эшчәнлеге белән таныштырды. Аңа бирелгән сорау менә ничек куелган иде: “Татарстанның Дәүшурасы Мәскәү Думасына мәктәпләрдән “региональ компонент”ны да куып чыгаруына каршы үз фикерен белдерде һәм аны кире алырга тәкъдим белән чыкты. Безнең җирле парламент та шундый ук гамәл кыла алмасмы?”

“Без аны канун сыйфатында да кабул итә алабыз, дип уйлыйм. Тик текстын әзерләп китерсәгез яхшырак булыр иде. Һәм юристларны да җәлеп итеп.”

Җыенда “Ватандашлар җәмгыяте булдыру буенча губернатор киңәшчесе” дигән өр яңа вазифа биләүче Александр Павлов та катнашты. Барысының да урысча гына сүз тотулары да – шуннан. Павлов әфәнде Горячев вакытында губернаторның Социаль мәсьәләләр буенча урынбасары иде. Байтак вакыт кайдадыр югалып торгач, янә хакимияткә кайтарылган икән. Төп вазифасы - яңа президент Медведевның: “Дәүләт кайбер вәкәләтләрне ватандашлар җәмгыятенә тапшырырга тиеш”, - дигән фикерен тормышка ашыру икән.

“Полномочия” дигәне нибары милли ихтыяҗларны үз акчаң белән тәэмин итү таләбе генәдәй килеп чыкты. Хакимият бары тик гомум бәйрәмнәр, мәдәният биналары чыгымнарын каплауны гына үз өстенә ала. Башка чыгымнарын автономия үзе карасын. Әйтик, әзериләр, акча сорамыйча гына, Гейдар Алиев һәйкәлен ачтылар.

Тик Александр Федорович Алиев һәйкәле өчен Бакыйдан акча килгәнен белми икән. Ә Әзербайҗан, мәгълүм булганча, Мәскәүгә салым түләми инде. Шулай ук “Ватандашлар җәмгыяте” дигән терминның мәгънәсен дә түрә аңламый кебек тоелды. Шунлыктан аңа менә нинди сорау бирелде: “Бу термин һәр авыл, һәр район, һәр төбәк, кереме барәбәренә, илкүләм ихтыяҗлар өчен салым түләү һәм үз чыгымнары өчен өстән акча көтеп утырмауны аңлата. Ә безнең илдә төбәкләр кайчан да булса донор-реципиент атамаларыннан котылырмы соң?” Менә җавабы:

“Президентның соңгы күрсәтмәсе буенча, төбәкләрне үзен ашатучыларга бүлгәләүгә чик куярга, һәр төбәккә җан башына санап акча бирергә кирәк. Барысы да бер төрле яшәргә, бер үк дәрәҗәдә акча алырга хаклы. Чөнки барча төбәкләрдә дә Русия гражданнары яши, һәм алар тигез шартларда хокуклы булырга тиеш.”

Павлов әфәнде әллә сорауны аңламады, әллә анык җавапка әзерлеге юк иде инде: шул ук “җан башына” акча бирүнең кем хисабына булачагын ачыкламады. Шулай итеп, “гражданское общество” дигән терминның мәгънәсе дә томанлы калды. Моңа депутат Расих Гатауллин ачыклык кертергә тырышып карады: “Автономия акча алырга теләсә, “Өлкә үсеше буенча Бердәм максатчыл программа”га үзенең максатчыл программасын тәкъдим итә ала. Ул мөһим дип табылса, гомум программага кертелә һәм аны да тормышка ашыру өчен акча биреләчәк. Әмма таләпләре дә каты. Димәк, автономиядә белемле финансист-юристлар булырга тиеш”, - диде депутат. Ә менә андый белгечләрне нәрсә белән матди яктан кызыксындыру мәсьәләсе ачык калды. Милләт өчен бушлай да тырышырга кирәктер инде анысы, ләкин бит өлкә икътисады үсешенә татарның милли йөзен саклап калуының тәэсирен көчәйтү буенча нинди максатчан программа төзеп булыр соң?

Мөфти Фатыйх хәзрәт Алиулловның “Мәктәпләрдә праваслау динен иңдергәндә, башка динле балаларга нәрсә тәкъдим итәрбез?” – дигән соравына шул ук Расих Гатауллин укучыларга, диненә карап, сайлау хокукын тәэмин итәргә тырышачагын белдерде. Ләкин башка төрле яклар катнашлыгында махсус конференция уздырырга кирәк, дип тә өстәде.

Автономиянең мактаулы рәисе Азат Курчаков фикеренчә, чишелмәгән мәсьәләләр болай да бихисап, ә аларны һаман үрчетә торалар. Аның туган авылы Кәшәдә, мәсәлән, колхоз рәисе Наил Гайниев ана телен укыту өчен өстәмә акча да бирәчәген белдергән. Әмма куркытылган мәктәп директоры моңа да каршы икән. “Ана телен укытуны җинаятькә тиңлиләр кебек килеп чыга”, - диде ул.

Бу илне җитәкче даирәләрнең кая алып барганын Мәскәү үзе дә аңламый, ахрысы, дигән фикер дә яңгырады утырышта.
XS
SM
MD
LG