Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:56

Зимбабведа оппозиция президент сайлауда җиңгәнлеген белдерә


Зимбабвеның оппозициядәге Демократик Үзгәреш Хәрәкәте үз җитәкчесе Морган Цвангирайның президент сайлауда озак вакыт хакимияттә булган президент Роберт Мугабены җиңгәнлеген белдерде.

Бу хәрәкәт Цвангирай 50.3 процент, Мугабе 44 проценттан кимрәк тавыш җыйды дип белдерә.

Оппозиция узган шимбәдәге сайлау нәтиҗәләрен үзе санап чыгарган. Әлегә сайлауның рәсми нәтиҗәләре игълан ителмәде.

Бу кичектерү Мугабе тавышларны әвеш-тәвеш китереп исәпли дигән борчылуларга сәбәп булды.

XS
SM
MD
LG