Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:27

Мәскәү урамын Печән базары дип атарга телиләр


Мәгълүм иҗтимагый эшлекле Рафаил Табыш.

Мәгълүм иҗтимагый эшлекле Рафаил Табыш.

Мәскәү урамын яки аның бер өлешен Печән базары дип үзгәртергә тәкъдим ителә. Урамның төзәтелмәве, Мәскәү анда чиркәү төзүе дә борчып тора.

Бу турыда мәгълүм иҗтимагый эшлекле Рафаил Табыш искәртә. “Без тарихыбызны хөрмәт итәргә тиеш. Печән базары дип аталган җир хәзер Мәскәү урамы дип атала. Без шул урамны яки аның бер өлешен Печән базары дип үзгәртергә телибез”, - ди ул.

Рафаил Табыш элекеге Киров урамын, моннан өч ел элек Мәскәү урамы дип үзгәрткән иделәр, ди. “Совет чоры исемнәреннән котылабыз дип, татар исемнәрен дә онытырга ярамый. Аны Мәскәү урамы дип атау, Иван Явыз чоры фәлсәфәсен дәвам итү ул”, - дип саный Табыш.

Моны Казан хакимияте, Мәскәүдән ярдәм килер, урамны федераль акчага төзәтеп бирерләр, дип ясады, ди ул. Әйтик, башкалада Свердлау урамын Питербур шәһәре мэриясы төзәткән иде. Аны хәзер Питербур урамы дип атыйлар. Урам башына хәтта Николай Гумилев һәйкәлен дә корып куйганнар. Ә Мәскәү “үз” урамын төзәтеп тә тормаган. Аның каравы, шул урамда Мәскәү чиркәвен шул ук рәсми, дәүләти хакимият, Русия башкаласы корып ята.

Рафаил Табышны бүгенге Мәскәү урамындагы Карл Фукс йорты язмышы да борчый. Аны саклап калу буенча ул пикетлар ясауда да катнашкан булган. Билгеле казанлы алман кешесен ул “татарлар өчен кадерле галим” дип атый. “Тик аның йортын да рәтләүче, ясаучы күренми. Мәскәү дә бу эшкә ярдәм итми”, - дип сөйли Рафаил Табыш.

XS
SM
MD
LG