Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО җыены: Буш өнди, Мәскәү кисәтә


Буш Бухарестта чыгыш ясый, 02.04.2008
Буш Бухарестта чыгыш ясый, 02.04.2008

Бухарест саммиты алдыннан американ президенты Украина белән Грузияне НАТОга алу эшен башларга чакырды. Мәскәү моңа каршылык белдерә.


Чәршәмбедә НАТО саммиты башланыр алдыннан американ һәм Русия рәсмиләре, тагын бер тапкыр, Украина белән Грузиянең НАТОга кушылу мәсьәләсенә карата үзләренең капма-каршы карашларын яңгыратты.

Американ президенты Романия башкаласына килгәч, бер көн элек Киевта әйткән фикерен кабатлады.

"Без Бухарестта Грузия белән Украинаның НАТОга керү омтылышын хупларга, аларга бу максатка ирешү өчен юл күрсәтергә тиеш. Минем илнең карашы ачык, - диде Буш. - НАТО Грузия белән Украинага Әгъзалык планын бирергә тиеш".

Киев белән Тифлис сораган Әгазлык планы НАТОга керү юлында беренче адым санала. Русиянең каршы чыгуына карамастан, Буш Украина белән Грузиягә бу форсатны бирергә чакырды.

Мәскәү каршылык белдерә

Русия тышкы эшләр минситры Сергей Лавров Бушка Мәскәүдән, дума мөнбәреннән җавап кайтарды.
Лавров Думада чыгыш ясый, 02.04.20

"Бу җавапсыз калмаячак, мин сезгә вәгъдә итәм. Ләкин без үпкәче малайлар түгел, безнең җавап прагматик булачак. –диде Лауров. - Без үзебезнең икътисади, саклану куәтебезне көчәйтәчәкбез. Без һәр төрле тәрәккыятькә әзер".

НАТОның үзендә бу мәсьәләдә фикер каршылыгы саклана. Германия белән Франция, бу ике ил әлегә әзер түгел дип, аларга Әгъзалык планын бирүгә каршы чыга. Мисал итеп, Грузиядәге сепаратист төбәкләр, Украинадагы халык фикере һәм Русиянең каршы чыгуы китерелә.

НАТО: безнең ишекләр ачык

"Нинди генә карар кабул ителсә дә, ул уңай һәм төгәл булачак, - диде чәршәмбедә НАТО башлыгы Яап де Һооп Схеффер. – Ике илгә дә альянста урын бар. Безнең ишекләр ачык. Әгәр алар тиешле шартларга җавап бирсә, теләсәләр, берәр көнне ул ишектән уза алачак."

Украина белән Грузия мәсьәләсеннән тыш саммитта Әфганстан мәсьәләсе дә тикшерелә. Буш бүгенге чыгышында тагын бер тапкыр әгъзаларын анда өстәмә гаскәр җибәрергә чакырды.

Моннан тыш Буш Европада ракета калканын урнаштыру ниятен дә телгә алды. Бу мәсьәләдә ул Русия президенты Путинны тагын бер тапкыр күндереп карарга тырышачак, дип көтелә.

Саммиттан соң, Бушның Хорватия, аннары Русиягә баруы каралган. Путин белән ул аның Сочи утырмасында очраша.

XS
SM
MD
LG