Accessibility links

Кайнар хәбәр

Моратов “Горпечать”не башбаштаклыкта гаепли


"Татмедиа" агентлыгы башлыгы Марат Моратов
"Татмедиа" агентлыгы башлыгы Марат Моратов

“Татмедиа” башлыгы Марат Моратов “Горпечать”кә каршы чаралар күреләчәген әйтте.

1 апрельдән матбугатны таратучы “Горпечать” киосклар челтәре республиканың 10-лап газетасы белән хезмәттәшлекне туктатты. Алар арасында Татарстанның рәсми басмалары “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” һәм башка газеталар да бар. Әлеге хәлгә “Татмедиа” башлыгы Марат Моратовның үз җавабы.
“Бу хәл башбаштаклык һәм мин аны дөрес түгел дип саныйм. Без һичшиксез моңа каршы чара күрәчәкбез. Алар бит хосуси ширкәт. Үз карарларында алар ирекле булса да, безнең басмаларны укучыга җиткерүче башка берәү табылмаса, монополиягә каршы хезмәткә дә мөрәҗәгать итү мөмкинлегебез бар. Тырышлыкларга һәм сөйләшүләргә карамастан, әлеге вәзгыять уңышлы төгәлләнмәде. Бу хәлне болай гына калдырмаячакбыз”, - ди Марат Моратов.
“Горпечать” бу адымын киоскларга китерелгән газеталарның сатылмавы белән аңлаткан иде. Ә Моратов исә, мәгълүмат ирештерүче басмаларның халыкка барып җитүендә дәүләт тә үз өлешен кертергә тиеш, дип белдерә. Киткән хата төзәтеләчәгенә вәгъдә бирә. Һәм шул ук вакытта башка юллар эзләнүен дә яшерми.
“Вамин ширкәте белән беренчел сөйләшүләр бар. Сөт саткан җирдә үзебезнең киштәләрне куеп анда сатарга мөмкин. Тәкъдимнәр белән кайбер кибетләргә үзебез чыгачакбыз”, - ди “Татмедиа” башлыгы.
XS
SM
MD
LG