Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус: Минскидагы АКШ илчелегендә 7 генә хезмәткәр калcын


Беларус тагын бер мәртәбә Кушма Штатларның Минскидагы илчелегендә хезмәткәрләр санын нык кына киметүне таләп итте.

Дәүләт карамагындагы Белнефтехим ширкәтенә каршы яңа чикләүләргә ачуы чыккан Беларус хакимиятләре узган айда АКШ илчесенең китүен һәм илчелектәге хезмәткәрләр санын 30-дан 17-гә калдыруны таләп иткән иде.

Беларус тышкы эшләр министры урынбасары Виктор Гайсенок Мински Вашингтонга ике яктан да илчелек хезмәткәрләре санын 7-гә калдыруны теләвен белдерде диде.

АКШ Белнефтехимга каршы чикләүләрнең максаты Беларуста демократик үзгәрешләргә һәм сәяси тоткыннарның азат ителүенә ирешү өчен президент Александр Лукашенкога басым ясау диде.
XS
SM
MD
LG