Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:42

Русия журналисты Британиядә сәяси сыену алды


Русия журналисты Елена Трегубова Британиядә сәяси сыену хокукы алганлыгын белдерде.

Лондоннан Трегубова Рейтер хәбәр агентлыгына үз мөрәҗәгатенең Британия эчке эшләр министрлыгы тарафыннан кабул ителгәнлеген белдерде.

Коммерсант газеты өчен язган һәм 2 китап бастырган Трегубова президент Владимир Путин хакимиятен тәнкыйтләгән өчен Русиядә үзенә куркыныч янаганлыгын әйтеп Британиядә сыену сораган.

Трегубова 2004 елда Мәскәдәге фатирының ишек төбендә кечкенә шартлау булганнан соң Русиядән киткән иде.

XS
SM
MD
LG