Accessibility links

Вәкилләр Пулаты Литвиненко үлемендә Русиянең катнашу мөмкинлегенә ишәрәли


Кушма Штатларның Вәкилләр Пулаты Русинең элекке дәүләт иминлеге хезмәткәре Александр Литвиненконы үтерүдә Русия хөкүмәтенең катнашы булырга мөмкинлегенә ишәрәләүче резолюция чыгарды.

Резолюциядә президент Джодж Буштан һәм дәүләт секретаре Кондолиза Райстан Русине бу эшне тикшерүче Британия белән хезмәттәшлеккә тарту өчен басым ясарга чакыра.

Литвиненко 2006 елның ноябрендә нурланышлы плутоний-210 матдәсе белән агуланып үлгән иде.

Русия хөкүмәте аның үлеменә катнашы булуын кире кага.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG