Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:33

Татар конгрессы таләбе


Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты республика Президентына мөрәҗәгать юллады.

Анда татар проблемаларының чишелмәвенә борчылу белдерелгән. Мөрәҗәгатьтә шундый проблемалар аталган:
- Башкортстан татарларының милли-мәдәни үсеше турында 2003нче елда эшләнгән программаның һаман да булса кабул ителмәве;
- Республикада җәмәгатьчелек берләшмәләре һәм милли-мәдәни мөхтәриятләр турында федераль канунның эшләмәве;
- 40тан артык мәхкәмә утырышы уздырып теркәлүгә ирешкән татар телле язучылар берлегенең һаман да булса финансланмавы;
- Милли-мәдәни мөхтәриятнең теркәлмәве, Татар иҗтимагый үзәгенең теркәлүе гамәлдән чыгарылуы;
- Башкорт телен аңлаган тугандаш татар халкына көчләп дәүләт теле буларак башкорт телен тагу;
- Соңгы елларда 152 татар мәктәбенең ябылуы, татар телен фән буларак өйрәнгән 138 мәктәптә укыту туктатылуы.

Болардан тыш Казанда узган 4нче Бөтендөнья татарлары конгрессына канунсыз вәкилләр сайлауны оештырып, канунлы оешма — Башкортстан татарлары конгрессы корылтаен уздыруга каршылыклар тудыру да телгә алынган. Мөрәҗәгать республикадагы шундый татар проблемаларын чишү мәсъәләсен күтәрә:
- Татар теленә дәүләт статусы бирү;
- Телевидениедә татар редакциясен оештыру, татарча радио һәм телевидение тапшыруларының эфир вакытын 30% җиткерү;
- Татарстан “Яңа гасыр” каналын күрсәтүне тыюны туктату;
- Уфадагы элекке Резина техник әйберләр эшләүчеләрнең мәдәният сараен татарларга бирү;
- Татар яшьләр театры, балалар курчак театры, татар китап нәшрияты ачу.

Әлеге документ узган ел ахырында сайланган башкарма комитет кабул иткән беренче җитди документ булып тора.

XS
SM
MD
LG