Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 09:06

Русиянең иң популяр кино шәлкемендә Казан татары уйный


Шамил Хаматов

Шамил Хаматов

Русиянең 1 федераль каналында бара торган иң популяр кино шәлкемдә, “И все таки, я люблю” исемле сериалда, төп рольләрнең берсен татар егете Шамил Хаматов башкара. Шамил - танылган актриса Чулпан Хаматованың бертуган энесе.
Шамил Хаматов 1985 елда, Казанда туган. Апасы кебек актерлык һөнәрен сайлаган. 2005 елда Мәскәүдә ГИТИС югары мәктәбен тәмамлаган, хәзер “Современник” театрында эшли, киноларда төшә.
Шамил Хаматов, Русия буйлап апасы Чулпан Хаматова кебек киңкүләм билгеле булмаса да, яшь сәләтле актерны театр һәм кинодагы ролләре аша белә башладылар. Үзенең 23 яшенә ул театрында бер дистәгә якын роль башкарган, алты нәфис филмьда төшкән.

XS
SM
MD
LG