Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:40

Башын яралаган секта башлыгы хастаханәгә салынды


Пенза өлкәсендә 5 ай элек ахырзаманны каршыларга дип 35 кешене бер мәгарәгә кереп бикләнергә күндергән секта башлыгы башын каты яралап хастаханәгә салынды.

Пенза өлкәсенең губернатор идарәсе вәкиле секта башлыгы Петр Кузнецов мәгарәдән ерак булмаган Беково шәһәрендәге хастаханәгә салынды диде.

Мәгарәдә әле дә 11 кеше кала бирә. Хакимият вәкиле дә, хастаханә хезмәткәрләре дә Кузнецовның ярасы турында тәфсиллерәк мәгълүмат бирүдән баш тарта.

Губернатор урынбасары Олег Мельниченко әйтүенчә, мәхкамә аша психиатрия хастаханәсенә салынган Кузнецов үз-үзен үтермәкче булган.

XS
SM
MD
LG