Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косово сербларына Русиянең һуманитар ярдаме иреште


Русиянең Косово сербларына җибәргән һуманитар ярдаменең беренче өлеше Белградка килеп җитте.

Сербия хөкүмәте соравы белән Русиядән шикәр, он, консерваланган ит һәм башка азык-төлек килде.

Сербиянең Косово эшләре министры Слободан Самарджич бу безнең өчен мөһим көн булды диде һәм 10 апрельгә кадәр азык-төлек, медицина кирәк-яраклары белән тагын 3 мәртәбә йөк киләчәген әйтте.

Косово бәйсезлеге мәсьәләсендә Русия Сербиянең төп беректәше.
XS
SM
MD
LG