Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:52

Русиядә демографияне үстерү турында соңгы елларда күп сөйләнә. Хәтта махсус программа да кабул ителде. Шул ук вакытта бала тудыру йортлары, хастаханәләрдәге балаларны дәвалау бүлекләре һәм дә инде балалар бакчалары моңа әзер түгел.

Казанда яшәүче Алия Сабирова моннан ике ай элек кенә өченче баласын тапкан. Ул алдагы балалаларын тапканда бу кадәр кеше юк иде, ди.

“Мин бала тапканда 4нче бала тудыру йорты чыннан да тулы иде һәм хәтта коридорда да 5-6 хатын-кыз ятты. Бик күпләп бала таптылар. Әмма аннары аларны чыгарып бетергәч бушап калды калуын”, ди Алия Сабирова.

Ул шулай ук дәваханәләрдә балалар бүлегендә чиратның зурлыгын әйтә.

3 бала анасы Алия Сабирова
“Хәтта кан бирү өчен 3 атна алдан язылып куярга кирәк. Ә башка табибларга эләгер өчен бер ай алда чиратка басу зарур. Шуңа кайберләренә акча түләп барырга мәҗбүр булдым. Чөнки керү талоны бирмиләр. Менә невропатологка барасы бар, анда да акча түлисе булыр инде”, ди Алия Сабирова.

Татарстандагы районнарда Казандагы кебек проблема юк икән. Апас районы хатын-кызлар консультациясендә эшләүче Тамара Сусарина шулай дип белдерде.

“Узган ел белән чагыштырганда быел 28 балага күбрәк туды. Мөгаен пособие бирелү уңаеннан күбрәк табалардыр. Безнең бала тудыру йортында урыннар җитә, хатын-кызларга барлык шартлар каралган, кан бирү һәм башка табибларга күренү дә чиратсыз. Әмма бер проблема гына бар: бала тудыру йортын япмакчы булалар”, ди ул.

Апаста оптимальләштерү сәбәпле, балалар тудыру йорты ябылса, хатын-кызлар күрше районга йөрергә мәҗбүр булачак. Димәк, бер яктан демографияне үстерү турында программалар кабул ителә, икенче яктан балалар тудыру йортлары ябыла.

Әлеге демография программасында каралган акча да бик аз дип саный ата-аналар. Шуңа хакимият биргән акчага кызыгып бала табалар дигән фикер белән килешмәүчеләр байтак. 2нче хатын-кызлар консультациясе табибы Диләрә Латыйпова:

“Бала табучылар 1,5 тапкырга артты быел. Алар арасында төрле катлам бар: байыраклар да, фәкыйрьрәкләр дә. Хәтта тулай торакта яшәп тә өченче баласын табучылар да очрый. Шулай ук 30 яшьтән узып беренче баласын табучылар күбәйде”, ди ул.

Күпләп бала тууга Казан дәваханәләреннән тыш, әле балалар бакчалары да әзер түгел, ди.

“Күпләр бала тугач ук чиратка баса. Билгеле теләсәң бакчага урнаштыу мөмкин, әмма аның өчен ришвәт бирергә кирәк. Ул 15 меңнән башлана дип ишеттем”, ди Алия Сабирова

Казан мәгариф идәрәсенең баш белгече Роза Богданова да мондый проблема барлыгын таный.

“Балалар бакчасына чиратка торучылар 11 меңгә якынлаша. Күбесе бала тугач ук языла һәм шуңа зур чират барлыкка килә”, дип белдергән иде ул.

Шулай итеп, Русиядә күпләп бала тудырырга өндәү барса да, аның бөтен авырлыгы ата-ана җилкәсенә төшә. Акча ягыннан да Русиядә бик күп гаиләләр авырлык кичерә. Һәм шул сәбәпле, хатын-кызлар бала тапкач та, өйдә озак утырмыйча эшкә чыгу ягын карый.

XS
SM
MD
LG