Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:57

Битум нефтенә бай зур ятмаларын үзләштерә башларга җыенучы Татнефтьнең бу эштә чит илдән тагын бер партеры барлыкка килергә мөмкин.


Татарстан президенты Минтимер Шәймиев Казанда Кушма Штатларның Chevron нефть чыгару ширкәтенең Русия эшләре башлыгы Джон МакДональд белән очрашып авыр нефтне бергәләп чыгару һәм эшкәртү мөмкинлекләре турында сөйләште. Chevron белгечләре артык куе нефтьне чыгару һәм эшкәртү технологияләре белән таныштырды.

Татнефть элегрәк үз карамагындагы ятмалардан битумны британ-һолланд ширкәте Shell белән бергәләп чыгару турында килешкән иде. Ул килешү нигезендә Татнефть үз карамагындагы 12 ятмадан елына 5 миллион тонна нефть чыгарырга өметләнә.

Татнефть һәм белгечләр исәпләвенчә, Татарстанда 1.5 миллиардтан алып 7 миллард тоннага кадәр битум нефте булырга мөмкин. Ягъни Русиядәге битумның яртысыннан артыгы Татарстанда булырга мөмкин. Белгечләр Русиядә барлыгы 11 миллард тонна чамасы битум бар дип исәпли.

Татарстан элегрәк тә битум нефтен чыгарып караган иде. Әмма моның керемле эш булмавы һәм андый нефтне чыгару тәҗрибәсе җитмәү сәбәпле аны туктатып торды.

Хәзер исә белгечләр Татнефть битум чыгара башлауны мөмкин кадәр тизләтергә тырыша ди. Алар фикеренчә, берәр чара күрелмәсә Татарстанда нефть чыгару 2-3 елдан нык кына кимергә мөмкин. Төп коелардан нефть инде 50 елдан артык чыгарыла һәм аларда нефть акрынлап кими бара. Шуңа күрә Татнефть битум белән ныклап торып шөгылләнергә булган диләр белгечләр.

Соңгы арада дөнья базарларында нефть бәяләренең нык кына артуы хәтта моңарчы керемсез булган битум нефте чыгаруны да нык файдалы кәсеп итә. Мондый нефтьне чыгару инде нефть бәясе мичкәсенә 40-45 долларга җитү белән керемле була башлый.

Шуның өстенә Татарстанда битум нефте дөньяның башка күп кенә урыннарындагы кебек бер чакрым һәм аннан да тирәнрәктә түгел, ә чагыштырмача югары катламнарда ята. Иң тирән дигәне 200 метрда. Бу нефть чыгару чыгымнарын тагын да киметә.

Җитмәсә, Татнефть битум нефтенең артык куе нефть дип саналуына иреште. Бу исә аңа файдалы казылмалар чыгару салымыннан котылу мөмкинлеге бирә. Шулай итеп битум нефте чыгара башлау Татарстанның нефть сәнәгатенә яңа сулыш өрә ала.

XS
SM
MD
LG