Accessibility links

Кайнар хәбәр

Торак милекчеләре берләшмәләре хуҗа эзли


Торак милекчеләре берләшмәләре хуҗа эзли
Торак милекчеләре берләшмәләре хуҗа эзли

Торак коммуналь хуҗалык өлкәсендә реформа ясарга теләүчеләр, бу эшкә кече һәм урта эшмәкәрләрне җәлеп итәргә уйлый.

Владимир Путин Казанга килгәндә, биредә ипотека буенча төзелгән яңа йортларны карап йөргәндә, Татарстанны торак төзү һәм аны куллану буенча үрнәк төбәк дип мактаган иде. Русиядә торакның батып баручы көймәне хәтерләтүен исәпкә алганда, ул вакытта республика шул көймәне коткаручы булып күренгәндер мөгаен. Йөзләрчә йорт төзеп куйдылар. Әмма хәзер аларны куллану проблемасы туды.
Хөкүмәт тарафыннан инде менә бер ел тирәсе торак коммуналь хуҗалыгы тармагын үзгәртеп кору бара. Русиядә торак-коммуналь хуҗалык реформаларына ярдәм итү фонды бу эшне башкарырга Татарстанга 6,5 миллиард сум бирергә әзер. Тик бу акчаны алыр өчен билгеле бер шартлар үтәлергә тиеш. Шуның берсе - барлык йортларда да торак милекчеләре берләшмәләре булу шарт.
Шунлыктан торак коммуналь хуҗалык өлкәсендә реформа ясарга теләүчеләр, бу эшкә кече һәм урта эшмәкәрләрне җәлеп итәргә уйлыйлар. “Спурт” банкы җитәкчесе Евгения Даутова әйтүенчә, бүгенге көндә коммуналь хуҗалык өлкәсендә катнашкан эшмәкәрләрне бармак белән генә санарлык.
“Безгә бүген, Гастелла, Мотросова исемнәре билгеле. Кызганычка каршы алар бик аз, шуңа күрә бу исемнәрне без яттан беләбез. Әмма, без якын киләчәктә Татарстанда да, бу өлкәгә шәхси эшмәкәрләр килер дип ышанабыз. Әлеге чара күбрәк тәҗрибә алу кебек булса да, аның практик әһәмияте дә бар. Бүген монда Германиядә бу эш белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрне, "KfW" банклар төркеме вәкилләрен чакырдык, алар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Без, банкирлар, исә үз чиратында бу юнәлешкә кереп китәргә теләүчеләргә акча мәсьәләсендә ярдәм итәргә әзер”, - ди Евгения Даутова.
Җитәкчелек торак милекчеләре берләшмәләрен төзү күп табыш китерә торган эш дип актив рәвештә эшмәкәрләрне хезмәттәшлеккә чакырса да, Казанның торак милекчеләре берлеге рәисе Виктор Рахамов бу өлкәне шактый буталчык дип белдерә.
“Чынлыкта бу өлкәдә хәл башка. Бүгенге көндә торак милекчеләре берләшмәләре булдырылган җирләрдә дә, мәхкәмә эшләре төгәлләнгәне юк, берсе бетә икенчесе башлана. Бүгенге көндә районның барлык йортларын да үз эченә алган “Идарә ширкәтләрен” төзиләр, нигә кирәк ул, бу шул ук торак куллану идарәсе бит инде. Бу яңа идарәнең башлангыч капиталы да ни бары 10 мең сум гына, башка сыймаслык сан. Ә халыктан еллык керем исә миллиардлар белән исәпләнә.
Казанның торак милекчеләре берләшмәләре рәисе Виктор Рахамов
Әмма бу ширкәтнең эш кәгазьләренә карасаң, шуны күрергә була. Алар йортның нинди хәлдә булуына җавап бирми. Икенче бер мәсьәлә бу “идарә ширкәте” ул җаваплылыгы чикләнгән оешма һәм торак милекчеләре аларның эшчәнлеген тикшереп тора алмый. Берләшмәләр бу ширкәткә ай саен акча түләп бара, әмма йортны төзекләндерергә акча кирәк була башласа, бу “идарә ширкәте” акча юк ди. Мәсьәләнең очы-рыена чыга башласаң анда чишеп булмый торган буталчык килеп чыга.
Аннан соң йортлар төзекләндерелсә дә барсы да бер тигез түгел. Мәсәлән кайсыдыр бер йортта түрәләргә якын булган берәү яши икән, аны беренче чиратта төзекләндерәләр. Башкалар турында уйлаучы да юк.
Шулай итеп элекке торак коммуналь идарәләрен бетерделәр, янәсе чиста кәгазьдән дигәндәй, яңа оешма төзегәннәр һәм хәзер туган проблемалар беркайчан да булмаган. Чынлыкта исә бу оешмаларның исемнәре һәм җитәкчеләре генә алмашынган. Шуңа күрә хәзер торак милекчеләре аларга элекке проблемалары белән морәҗәгать итәләр икән, алар “без элекке җитәкчеләр эшләгән гамәлләргә җавап бирмибез” дип җавап кайтаралар. Өстәвенә бу идарә белән бер генә муниципаль оешма да җитәкчелек итә алмый, шуңа күрә бу идарә вәкилләре үзләре теләгән теләсә кайсы вакытта үз эшләрен туктата да ала”, - ди Виктор Рахамов.

Виктор Рахамов әйтүенчә бүгенге көндә Казанда 24 миллион квадрат метр торак бар, аларның ни бары 3 миллионы гына торак милекчеләре берләшмәләренә карый. Иң яхшысы әгәр дә һәрбер йортта милекчеләр берләшмәсе булса ди Виктор әфәнде. Аныңча, бүген күп кенә шәхси эшмәкәрләр мондый берләшмәләр ачырга курка, ачканнары да уңышлы эш алып бара алмый. Чөнки яхшы эшләүче берләшмәгә дә елына 10га якын мәхкәмә эшендә катнашырга туры килә. Монда ризасызлык белдергән торак хуҗалары, бу берләшмәләрне тикшереп торган кайбер муниципаль идарәләр белән дә еш кына проблемалар чыгарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG