Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Вәлиев: Милли компонентны кайтармый хәлебез юк


Татарстанның мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев “Азатлык” хәбәрчесенә әңгәмә биреп, милли төбәк компонентын кире кайтармыйча туктамыйбыз, дип белдерде.

“Мәскәүдә берничә тапкыр чыгыш ясадым. Ике коллегиядә, ике зур җыелышта сөйләдем. Соңгы тапкыр, Үрдүндә үткән конференциядә чыгыш ясадым. Гел 25% уку вакытын яңадан кайтарыгыз дип әйтеп киләбез. Бү Мәскәүгә ошап җитми. Үзебезнең язмышны үзебез кайгыртмасак, милләтебезнең хәле авыр булачак. Президент та бу юнәлештә зур эш алып бара.
Мәскәүдәге бер киңәшмәдә, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы бу мәсьәләдә җаваплылык үзәге булып тора, алар ничек әйтә, шулай балачак, дип әйттеләр. Бу сүзләрнең ничек килеп чыгасын, Алла гына белә.

Хәлебездән килгәнчә, милли төбәк компонентын кайтарырга тырышабыз. Бу җинел түгел. Кайтармасак, язмышыбыз авыр булачак. Безнең халыкта "Алга!" дигән сүз бар, әйләнәбез дә, алга барабыз. Башка бернинди чарабыз юк, бу эшне ерып чыгарга тиешбез,” – диде ул.
Белгәнегезчә, Русиянең “Мәгариф турында”гы канунына төзәтмәләр керү сәбәпле, төбәкләрдән татар теле, әдәбияте, тарихы һәм башка фәннәрне үз эченә алган милли-төбәк компонентын кертү хокукы алынган иде. Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары, Дәүләт Думасына төбәк компонентын кире кайтаруны тәкъдим иткән канун проектын әзерләде. Бу хакта “Азатлык” хәбәр иткән иде. Милли төбәк компонентын кире кайтару турындагы канун проекты Татарстан Дәүләт Шурасының соңгы җыелышында каралмады. Татарстан парламентында ул бу айда буласы җыенда каралыр һәм аннан соң Думага җибәрелер, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG