Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түшеңә тәре таксалар - нишләрсең?


Мөселманга мондый бүләкне алыргамы, юкмы?
Мөселманга мондый бүләкне алыргамы, юкмы?

Тәре куйган дәүләт бүләкләрен бирү Русиядә патша заманында ук булган. Хәзер исә тәреле бүләкләр бирү кире әйләнеп кайтты.


2000нче елны Русия президенты Владмир Путин “Изге Георгий” орденын яңадан булдыру турындагы фәрман имзалаган иде. Икенче төрле аны “Георгий тәресе” дип йөртәләр һәм бу күкрәк тамгасы Русиядә иң югары хәрби бүләк булып санала. Әлеге дәүләт бүләге шул исәптән мөселманнарга да тапшырылырга мөмкин.

Гомумән, хәзер тәре рәвешендәге шактый гына дәүләт бүләге бар Русиядә, гәрчә ул дөньяви, диннән аерылган дәүләт саналса да.

“Тәре ул кадәр борчылырлык нәрсә түгел дип аны бөтен җирдә күнектерергә тырышу бара. Бу бик начар, чөнки ул мөселманнарга тиешле әйбер түгел. Безнең әби-бабаларыбыз шул тәредән качу өчен нәрсә генә эшләмәгән. Бу мәсьәләдә халыкка уяурак булырга кирәк”, - дип кисәтә Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Илдус хәзрәт Фәиз.

Аның әйтүенчә, Русиядә үктәбер инкыйлабына кадәр дәүләт мөселманнарның хәтерен калдырмас өчен “Георгий тәресе” бүләген алар өчен махсус башка төрле итеп эшләгән - анда, мисал өчен, тәре булмаган.

“Бу бүләкне мөселманнарга алыргамы яки юкмы дигәндә, әгәр безнең дәүләт алдында эшләгән хәерле эшләребез бар икән, аны алмыйча булдыра алмыйбыз инде. Чөнки патша ул бу дәүләтнең хуҗасы”, - ди берүк вакытта Илдус Фәиз.

Ә Төмән өлкәсе мөселманнары диния идәрәсе башлыгы Галимҗан хәзрәт Бикмуллин башка фикердә.

“Мөселманнарга инкыйлабка кадәр үзләренә лаеклы рәвештә бүләкләрне һәм киемнәрне биргәннәр. Ә хәзер бу хәл аңлашылып бетми. Бу бүләкне миңа бирсәләр, мин алмас идем. Аны шәригать буенча да дөрес нәрсә түгелдер дип уйлыйм. Бу безне санга сукмау”, - ди ул.

Русия Ислам университеты ректоры Рафикъ Мөхәммәтшин бу мәсьәлә дин әһелләре тарафыннан күтәрелергә тиеш, ди.

“Без күпмилләтле һәм күп конфессияле дәүләттә яшәгәнгә күрә, әлбәттә инде, бүләкләрнең рәвешләре дә шуны истә тотып эшләнергә тиеш. Алмаска мөмкинлеген күз алдына китерә алмыйм. Әлеге проблеманы уртага салып сөйләшергә кирәк. Мәсьәлә дин әһелләре тарафыннан күтәрелсә, дәүләт оешмалары ул проблемага әйләнеп кайтыр иде”, - ди доктор Мөхәммәтшин.

Билгеле булганча, заманында Русия гербындагы тәре тирәсендә дә зур шау-шу купкан иде. Ул чакта да мөселманнар бер уртак фикергә килә алмады. Кемдер аны вак мәсьәләгә санады, ә кемдер тәре куюны Русиядәге башка дин вәкилләрен хөрмәт итмәү билгесе дип бәяләде.



Тарихи белешмә

1844 елдан Георгий орденын алучы мөселман булмаган кешеләргә, аларның дини хисләренә хөрмәт йөзеннән тәре урынына дәүләт бөркете төшерелә башлаган.

Моңа 1844 елның 1 июнендәге бер вакыйга сәбәп була. Төньяк Кавказда баш күтәргән халыкка каршы сугышта урыс гаскәренең урыс булмаган 2 офицеры – Джамов-бәк Кайтахский белән Йосыф-бәк Кюринский зур батырлык кылып каршы якның коралларын тартып алган.

Әлеге батырлык турында ишеткән император Николай I шул ук елның августында моңа тиешле мөгамәлә күрсәтергә була - аларны 4-нче дәрәҗә Георгий орденнары белән бүләкләү мәсьәләсен карарга куша. Гаскәриләрнең мөселман булуын искә алып император "дабы вместо изображения св. Георгия на кресте помещен был государственный орел, постановив это общим правилом на будущее время при назначении мусульманам орденов наших," – дигән.

Бу офицерларның икесе дә 1844 елның 18 августында Георгий бүләге ияләренең гомүми исемлегенә кертелгән. Православ булмаганнарга бирелүче орденның өлгесен Николай I шул елның 29 августында раслаган. Ике башлы бөркет алсу төстәге фонда үзәктә урнаштырылган. Соңрак христиан булмаганнарга бирелүче орденнарда бөркет алтын төстәге фонда урнаштырыла башлаган.

Соңрак исә Русиянең башка орденнары да христиан булмаганнарга бирү өчен тәресез дә чыгарыла башлаган. Орденнар белән бүләкләнүче күп кенә мөселманнар тәреле бөркеттән баш тарта торган булган.


Ә сез бу турыда ни уйлыйсыз? Фикерегезне форумда әйтегез.
XS
SM
MD
LG